Зур Подберезье мәктәбе укучылары: “Безнең укытучылар репетиторлардан мең тапкыр яхшырак”
Укучыларны куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнарының быелгысы да артта калды. Нәтиҗәләр инде билгеле.
Рус теленнән иң югары баллар Зур Подберезье мәктәбе укучылары Светлана Расперетихина белән Алинә Фәйзрахмановада. Кызларның икесе дә 95әр балл җыйган. Классташлары Светлана Севастьянова - 90, Виктория Турова 87 баллга ия. Ә Алла Каретина тарихны 89, рус телен 79 баллга тапшырган. Бу мәктәптән ел саен әнә шулай берничә укучы имтиханнан бик югары баллар ала. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучылар белән танышу өчен әлеге мәктәпкә юл тоттым.
- Кызлар, сезгә йөз баллга ирешергә бераз гына калган. Нинди хата җибәргәнегезне соңыннан аңладыгызмы соң? - дип сорыйм Светлана белән Алинәдән.
- Минем биремнәрнең "А" өлешендә бер хатам булган, - диде Света. - Дөресен генә әйткәндә, мин бу кадәр югары күрсәткечкә өметләнмәгән дә идем. 60-70 балл җыя алсам, яхшы булыр иде, дип уйладым. Ә укытучыбыз Ксения Елисеева безнең белемебезгә, имтиханны яхшы тапшырачыгыбызга ышанды.
- Ә минем балл иншада тыныш билгесен дөрес куймау сәбәпле кимегән, - ди Алинә.
- Безне иң гаҗәпләндергәне шул булды: югары балл алуыбызны ишеткән һәр кеше, әлбәттә укытучылардан кала, ничек күчерә алдыгыз, әзер җавапларыгыз бар идеме әллә? - дип сорый. Бу кәефебезне төшерде. Ник шунда берсе, булдырдыгыз кызлар, сез моңа лаек, мәктәптә яхшы укыдыгыз бит дисен, - дип сүзгә кушылды Алла Каретина.
- Репетиторга йөрдегезме соң, күпме акча түләдегез? - дигән соравым аларны бөтенләй аптырашта калдырды.
- Безнең укытучылар репетиторлардан мең тапкыр яхшырак! Консультацияләрдән тыш мөрәҗәгать итсәк, барыбыз белән дә шөгыльләнделәр. Һәрбер консультация кече бердәм дәүләт имтиханы кебек уза иде. Уңышларыбыз - укытучыларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсе дә әле ул.
Кызлар фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханы кирәк, әмма аны тапшыру системасын тамырдан үзгәртү мөһим.
- Дагыстанда укучыларның имтиханда ничек күчерүләрен бөтен Россиягә күрсәттеләр. Андый төбәкләр бер Дагыстан белән генә чикләнми бит. Владивосток укучылары әзер җавапларны интернетка урнаштырган дип шауладылар. Кемдер унбер ел буена көч-хәл белән укып чыга да, имтиханда, булышучылары булгач, 80-100 балл җыя. Ә син гел бишкә укып, үз белемең белән имтихан тапшырасың, баллың өчле капчыгыныкы кебек булырга мөмкин. Көн кебек ачык, алар югары уку йортларында бюджет урыннарына керә дә утыра. Кая монда дөреслек? - диләр алар.
Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова кызларның, шул исәптән 16 чыгарылыш укучысының имтиханнарны үз көчләре белән тапшыруына ышана.
- Бу кызларның барысы да уку алдынгылары. Кайсы ударник, кайсы отличник. Алинә мәктәпне көмеш, ә Алла алтын медальгә тәмамларга җыена. Алинәнең апасы Лилия дә мәктәбебезне алтын медальгә тәмамлаган иде. Бездән ел саен медалистлар чыга. Укучыларыбыз барысы да алган билгеләрен югары уку йортларында аклый. Без укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына 5нче класстан башлап бөтен коллективыбыз белән әзерли башлыйбыз. Мәсәлән, унберләрне рус теленән Ксения Геннадьевна укытты, ә имтиханга ул гына түгел, ә бөтен рус теле укытучылары хәзерләде. Башка фәннәрдән дә укытучылар бер-берсенә булыша. Шулай бердәм булганда гына нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин.
Укучыларны бишенче класстан тугызынчыга кадәр укыткан югары категорияле укытучы, 45 ел буена балаларны Пушкин теленә төшендерүче Екатерина Елисеева да, тугызынчыдан кабул итеп алган Ксения Елисеева да алар белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев