Байморза егете алты тәүлек дошман чолганышында үткәрә, җиде сәгатьтән артык ут астында шуыша
Байморза авылында туып-үскән Борис Зайцев беренчеләрдән булып илебез сагына басты.
Дөньяда Ватаннан да кадерлерәк берни юк. Ул безгә очу өчен канатлар куя, көч бирә. Ватанны сайлап булмый. Аны бары тик бөтен җаның-тәнең белән яратырга гына мөмкин.
Ләкин Ватанны уйда һәм сүздә генә ярату аз. Моны эш-гамәлләре белән күрсәткән, туган илебезнең чәчәк атуы, аның даны өчен, иреге һәм бәйсезлеге хакына көчен, ә кайчакта гомерен дә кызганмаган, территориясен һәм чикләрен сакларга әзер булган, идеалларын чын күңелдән хөрмәт иткән, газиз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белгән, туган телен кадерләгән кеше генә патриот дип аталырга лаеклы.
Мәктәп еллары — кешенең шәхес буларак формалашу вакыты. Безнең буын — сиксәненче еллар буыны — пионер, комсомол оешмалары сафларында патриотизм рухында тәрбияләнде. Киләчәктә безгә кирәк булган белемнәр белән беррәттән, гражданлык-патриотик хисләр дә салынды, алар олы тормышның ныклы нигезе булды.
Классташыбыз Борис Зайцев кечкенә генә Байморза авылында туган. Бик иртә әнисез калганга күрә, ул чын ирләрчә тәрбия алды. Мәлки урта мәктәбендә укыды һәм үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Башлангыч хәрби әзерлек буенча эстафеталарда актив катнашты, бер генә спорт чарасын да калдырмады, укуда да һәрвакыт үрнәк булды.
Классташыбыз 1991-1993 елларда Тулада 106 нчы гвардия һава-десант дивизиясендә армия хезмәтен үтте, разведчик булды. Ул яхшы физик әзерлек, ныклы сәламәтлек, чыдамлык, җаваплылык, игътибарлылык кебек сыйфатларны таләп итә торган һөнәр сайлады: 26 елдан артык Казанда инкассатор булып эшләде.
Махсус хәрби операция башлану белән, Борис Зайцев илебез иминлеген сакларга басты. 2023 елның 18 июнендә Казанда контракт төзеде һәм Камчаткага диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итәргә китте. Аннары аны Владивостокка 155 нче Диңгез пехотасы бригадасына җибәрәләр. Бер ай дәвамында биредә «Бамбурово» уку-укыту үзәгендә өйрәнүләр алып барыла.
2023 елның 29 августыннан Борис «Шторм» штурм отряды составында махсус операциядә катнаша. Беренче көннәрдә Угледар янында Никольск юнәлешендә сугыша. Беренче сугышчан задание Новомайоровкада була. 6 ноябрьдә Борис хезмәт иткән отрядны Донецк янына, Көньяк-Донецк юнәлешенә, Новомихайловка авылын штурмлауга күчерәләр.
Якташыбыз катнашкан беренче һөҗүм 30 ноябрьдә була. Бу бик көчле сугыш була, шулай да отряд нык тора.
Бу сугыштан безнең сыйныфташыбыз яралы иптәшен эвакуацияли. Ул, медикларга тапшыру һәм сугышчан дустының гомерен саклап калу өчен, аны 4,5 чакрым ераклыкта өстерәп алып барган. Бу сугышта катнашуы һәм күрсәткән батырлыгы өчен Борис Зайцевны икенче дәрәҗәдәге «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.
Берникадәр вакыттан соң — 7 декабрьдә иртәнге сәгать дүрттә отрядны Новомихайловка янында яңадан штурмга күтәрәләр. Бу юлы алар урман полосасында дошман блиндажларын яулап ала. Ләкин засадага эләгәләр. Сугыш югалтуларсыз гына булмый. Бу бәрелештә күпләр һәлак була, кемдер яралана, минага эләгеп шартлыйлар. Коточкыч сугыш була ул. Алты тәүлек буе засадада су һәм ризыксыз торалар, пычрак боз сөңгеләре ашыйлар. Ә 11 декабрьдә дошман блиндажга граната ыргыта, һәм отрядта Борис белән бергә булган берничә сугышчы һәлак була.
Классташыбызны көчле шартлау дулкыны артка алып бәрә. Ул көчле контузия ала һәм 3-4 сәгатькә күрү сәләтен югалта. Отряд бу блиндажда алты көн дәвамында була. Һәр иртәне дошман, «Руслар, бирелегез!» дип кычкырып, блиндажны штурмлап алырга тели. Әмма россиялеләр бирешә торганнардан түгел.
13 декабрьдә, гранаталар һәм сугыш кирәк-яраклары беткәч, чигенергә булалар. Минометтан атканнан соң Борисның Себер һәм Кузя позывнойлы иптәшләре һәлак була. Аның үзен шартлау дулкыны биш метр тирәнлектәге авиабомба чокырына алып ата. Сугышчы икенче тапкыр контузия ала. Бу чокырдан бер сәгать чамасы чыга алмый ята ул. Ике чакрым озынлыктагы юлны — үлем юлын ул дошманның пулемет уты астында җиде сәгать ярым дәвамында шуышып үтә. Хезмәттәшләре Борис Зайцевны һәлак булган дип уйлый. Аллага шөкер, ул исән-сау. Бу батырлыгы өчен Борис Гурьевич икенче бүләккә — дүртенче дәрәҗәдәге Георгий тәресенә лаек була.
Новомихайловка авылын безнекеләр биш ай буена штурмлый. Бары тик 19 апрельдә генә ул тулысынча безнең сугышчылар контроленә күчә. Шуннан соң Борисны кыска вакытлы ялга җибәрәләр.
Узган елның 28 маенда отрядны Россиягә, Белгород янына күчерәләр. 1 июльдә Глубокое авылы янында иртәнге сәгать өчтә отряд буенча «Баба Яга» дроны эшли башлый. Ул — зур дрон, бәреп төшермәсеннәр өчен, дошман аны төнлә җибәрә. Бу сугышта Борис өченче тапкыр контузия ала. Ул үзе дә, иптәшләре дә яралана. Заданиедән соң ачык кыр аша Россия армиясе частьләренә чыгалар. Сугышчы яралангач, ул үз-үзенә беренче ярдәм күрсәтергә тиеш.
Борис та, уку үзәгендә өйрәтелгәнчә, аякларына жгут сала һәм авыртуны баса торган укол кадый. Аны Белгород шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Бер-ике көннән эшелон белән Тамбовтагы госпитальгә күчерәләр. Бу сугыштагы батырлык өчен «Куян» позывнойлы Борисны һәм аның иптәшләрен «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.
Хәзерге вакытта ул Ватанга хезмәтен дәвам итә. Шушы көннәрдә «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде.
Бары тик югары әхлаклы, игелекле һәм сизгер йөрәкле, хезмәт сөючән, намуслы, кыю кеше генә туган җиренең чын патриоты була, аны чын-чынлап ярата һәм яклый, аңа файда китерә ала. Якташыбыз Борис Зайцевны хаклы рәвештә шундый дип атарга була.
Классташлары, Мәлки мәктәбенең 1990 елгы чыгарылыш класс укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев