Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Бәрлебашында яшәгән ирле-хатынлы Бөек Ватан сугышы ветераннарының орден-медальләре хәзер Кайбыч архивында саклана

Бөек Ватан сугышы ветераннары Евдокия Вакатова һәм аның тормыш иптәше Павел Арсентьевичның фотографияләре, документлары, орден-медальләре, бүләкләү кәгазьләре, алар турында газетада басылган язмалар район башкарма комитетының архив бүлегендә саклана.

Архив бүлеге начальнигы Резедә Гайнетдинованың инициативасы белән ветераннарның 82 берәмлек шәхси әйбере биш ел элек район архивына тапшырылган. Ул документларны, Евдокия Вакатова вафат булганнан соң, Бәрлебашы авылында яшәүче бертуганының улы Анатолий Ерамасов алып килгән. Чөнки Вакатовларның үз балалары булмаган, сугыш хатирәләрен кадерләп саклардай кешеләре юк. Бай мирас хәзер ышанычлы урында саклана. Безгә Евдокия Вакатова белән еш аралашырга туры килде, ә менә аның 1987 елның 2 гыйнварында вафат булган ире турында аз беләбез. 

Резедә Рәфыйковна әйтеп узганча, Павел Арсентьевич фронтка 27яшендә 1941 елда чакырылган. Ул разведчик, ефрейтор булып хезмәт иткән. Көчле бәрелешләрнең берсендә каты яралана: үпкәсенә пуля эләгә һәм аны Себердәге госпитальгә озаталар. Яралары төзәлгәч, кабат фронтка җибәрәләр. Туган авылына 1946 елда гына әйләнеп кайта. 

Павел Вакатовның архивка тапшырылган документлары арасында 1945 елда бирелгән аеруча кыйммәтле дүрт документ бар. Алар — Югары Башкомандующий, Советлар Союзы маршалы, иптәш Сталинның Ковель шәһәрен азат иткән өчен, Штаргард шәһәреннән көнчыгыштарак немецларның оборонасын өзгән өчен, Берлинны алган өчен, Көнбатыш Буг елгасына чыкканда немецларның оборонасын өзгән өчен бирелгән рәхмәт хатлары. 

Архив начальнигы билгеләп үткәнчә, ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан ирле-хатынлы Вакатовларның документларыннан экспозиция оештырырга ниятли. 

— Кайбыч төбәгендә яшәүчеләрнең район, республика, илебез үсешенә зур өлеш керткән якын туганнарының документларын архивка тапшырырга теләкләре булса, без аларны шатланып кабул итеп алачакбыз. Шулай итеп, тарихи мирасыбызны саклап калырга телибез, — диде Резедә Гайнетдинова. 

Сугышта чыныгу алганнар

Сугыш юллары буйлап Берлинга кадәр барып җиткән батыр якташыбыз Евдокия Ивановна турындагы истәлекләр якташларыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Евдокия Вакатова 1924 елның 8 мартында туган. Бәрлебашы башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Сугыш елларында тимер юлда, агач хәзерләүдә эшли, фермада сыер сава, окоп казуда катнаша һәм 19 яшендә фронтка китә. 

— Балачагымны һич кенә дә бәхетле дип әйтә алмыйм. Мәктәптә дүрт класс белем алгач, колхозда эшләдем, урман кисәргә җибәрделәр, — дип искә ала иде Евдокия Ивановна.

— Сугышчан юлым оборона корылмалары төзүдән башланып китте. Ач килеш, яланаякка чабата киеп, кышкы салкыннар башланганчы, Иске Чәчкаб авылы янында эшләдек.

Бервакыт әни мине күз яшьләре белән каршы алды. Кулында мине фронтка алулары турындагы чакыру кәгазе. Бу хакта ишеткәч, аңымны югалтып егылганмын. Ул вакытта абыйларым Яков белән Тимофей сугышка киткән иде инде. Кайбычтагы хәрби комиссариатка кадәр әни үзе генә озата барды. Бертуктаусыз еладылар.

«Үзеңне сакла, балам», — дип кычкырып калды әнием артыбыздан. Аның теләге тормышка ашты — фронттан исән-сау кайттым. Әти авырудан урын өстенә калган иде.

Бер төркем Бәрлебашы авылы кызларын Кайбычка җибәрәләр, анда хәрби эшкә өйрәтәләр. Евдокия дә алар арасында була. 1943 ел. Безнең гаскәрләр Курск шәһәрен азат иткән вакыт була бу. 

Кызларны Юдинога озаталар. Анда аларга коры паек: киптерелгән балык, сохари бирәләр һәм, поездга утыртып, Мәскәүгә озаталар. Илебез башкаласына исән-сау барып җитәләр. Курск шәһәре юнәлешендә һәр станциядә диярлек бомбага тотулар башлана. Соңрак аларны Киевка таба җибәрәләр. Шулай итеп, Нежинга кадәр барып җитәләр, барысы да авылдан чыгып киткән киемдә. Монда көчле сугыш бара. 

«Хезмәт итү урынына килеп җитү белән, безгә солдат формасы бирделәр. Мунча керү безнең өчен ул вакытта зур бәхет иде. Гигиена таләпләрен үтәү турында сүз дә булмады.

Әмма без авырлыкларга чыдам булдык. Бар теләгебез сугышның тизрәк бетүе иде»... 
Хәрби өйрәнүләр башлана. Евдокияне зенит артиллерия отрядына алалар. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кызларны зенит җайланмаларыннан, пулеметтан, карабиннан, автоматтан атарга өйрәтәләр. Аларга хәрби заводларны, юлларны һәм шәһәрләрне фашистларның һава һөҗүменнән саклау бурычы куела. 

Соңрак Белоруссия фронтының 41 нче зенит-пулемет полкына җибәрәләр. Ул вакытта алар белән Георгий Жуков командалык итә. Евдокия Вакатова полк составында Берлинга кадәр барып җитә. 

Зенитчы кызлар 1944 елның гыйнварында Ватанга тугрылык турында ант бирә. Зенитчы Евдокия ахырга кадәр антына тугры кала. Озакламый алар дошман самолетларын тавышыннан танырга өйрәнә. Ветеран эшелон белән Германиягә җибәрүләрен, немец солдатларының аларга атуларын яхшы хәтерли. Җиңү көнен җиңелүгә дучар булган Берлиннан ерак түгел Одер елгасы буенда каршылыйлар.

«Ура! Җиңү!» дип тантана итә алар. "Чынлап та без исән калдыкмени?«— дип шатланалар. 

Ләкин өйгә кайтырга әле бик ерак була. Бары 5 августта гына Берлиннан «Ватан! Җиңүчеләрне каршы ал! Без — зенитчы кызлар! Без — Берлиннан!» дип язылган плакатлар беркетелгән беренче эшелон кайту юлына кузгала. 

1945 елның августында туган авылы Бәрлебашына кайткан кызны өендә кайгылы хәбәр көтә: абыйсы Яков сугышта батырларча һәлак булган. Сугышның бөтен авырлыгын күреп кайткан кызга күрше егете Павел Вакатов гашыйк була. Ул да, Евдокия кебек үк, Беренче Белоруссия фронтында катнашкан, разведчик булган. 

Фронтовиклар гаиләсе тормышның кадерен белгән. Евдокия Вакатова күп еллар колхозда эшли, 19 ел буена авыру каенанасын карый. Тормыш иптәше Павел Арсентьевич бу якты тормыштан иртәрәк китеп бара. 2020 елның 8 июлендә Евдокия Ивановна да вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев