Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Чүтидән Фидания Камалова Җиңүне Берлинда каршы алган авылдашы турында яза

Ульян шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Тәлгать Әдиятуллин Чүти турында китап язу идеясен күтәрде.

Еллар үткән саен, күп вакыйгалар, хөрмәткә лаек кешеләребез, алар белән бәйле гыйбрәтле хәлләр тарих чоңгылында күмелеп калачак бит. Китап язу җиңел булмаячак, билгеле. Әмма күмәк көч белән башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.

Бүген, шөкер, китапка материаллар тупланып бетте, дияргә була. Алда зур чыгымнар сорый торган эш — китапны бастырып чыгару эше тора.

Асия апа Бәширова турындагы язма да китапта үз урынын алачак. Ә хәзергә мин аны газета укучыларыбызга тәкъдим итәм. Язма героем белән әңгәмә 2005 елда булган иде, нәкъ 20 ел элек.

Бер авылда яшәп кенә түгел, бер мәктәптә эшләп тә янәшәдәгеләребезнең гыйбрәтле тормыш-язмышлары турында без бик аз беләбез икән. Югыйсә, Асия апа Бәширова, мәктәптә җыештыручы булып эшләп, безнең яннан лаеклы ялга чыкты.

Шушы мөлаем йөзле гап-гади авыл хатыны 15 яшендә Җиңү көнен Берлинда каршылаган дигән уй кемнең башына килсен... Бәлки, күңел төпкелегенә бикләнгән аянычлы истәлекләрен үзенең дә яңартасы килмәгәндер.

Ничек кенә булмасын, районыбыздагы бердәнбер әсир бала язмышы белән газета укучыларыбызны да таныштыру максаты белән Асия апаларның өенә бардым.
Сүзне аның үзенә бирик.

— Әтием, Галәветдин Бадамшин, сугыш башланганда «Виктория» исемендәге Донбасс шахталарының берсендә шахтер булып эшли иде. Гаиләбездә өч бала. Иң кечесе мин, 11 яшьтә. Дүртенче сыйныфны тәмамладым. Алда — озын-озак каникул көннәре. Туйганчы йокларга, рәхәтләнеп урамда уйнарга мөмкин. И-и, балачакның кадерле рәхәт мизгелләре... 

Әмма... Ни булган бу олыларга? Ни өчен кычкырып елыйлар? 11 яшьлек бала «сугыш» дигән сүзнең чын мәгънәсенә ничек төшенсен?
— Асия апа, көнбатыш Украинаны бик тиз арада басып алганнар бит. Сезнең өчен әсирлек чоры кайчан башланды?
— Шахтада качып утырган өч тәүлек балачагыбызны хыял дөньясында адаштырып калдырды. Ачлык газабын, сусауны беренче тапкыр шунда татыдык. Әниләребез күзендә тирән моң, безне кочкан кулларының калтыравы мәңгегә йөрәгемә уелып калган.
— Сезне шахтадан немецлар куып чыгарды, дигән идегез.
— Әйе, сәер киенгән абыйларның без аңламый торган телдә акырып-җикеренеп, корал белән кизәнеп, этә-төртә шахтадан куып чыгарулары бүгенгедәй күз алдымда.
— Асия апа, күп сораулар биреп, авыр хатирәләрегезне яңартамдыр инде. Шулай да, әйтегез әле, немецлар, олылар белән беррәттән, сезнең кебек 10-11 яшьлек сабыйларны да ни өчен Германиягә куып алып киткән икән?
— Бик төгәл җавап бирә алмам. Әмма, ничектер әнинең, сине калдыра да алган булыр идек, әмма ана йөрәге моңа ничек түзсен, дип сөйләгәне хәтеремдә. Ни күрсәк, бергә күрик, дип уйлагандыр инде.
— Бик күп гаиләләр белән бергә сезнең гаиләне дә, товар поездына төяп, Германиягә куып алып киткәннәр. Юл газапларыгыз — аерым бер мәкалә язарлык. Америка солдатлары килеп азат иткәнче, немец алпавытына эшләгәнсез. Шул хакта бераз сөйләгез әле.

— Иң истә калганы — гел ашыйсы килү, туйганчы йокламаудыр, мөгаен. Безгә, балалар дип, бернинди ташлама да ясамадылар, гел олылар белән бертигез эшләттеләр. Җитмәсә әле алар үзләренчә ярсып-ярсып кычкыралар, ә без бернәрсә дә аңламыйбыз. Тел белмәү баштарак үзәккә үтте.
— Өч ел аз вакыт түгел. Немец телендә әйбәт кенә аралашырга өйрәнгәнсездер инде?
— Үземчә ярыйсы гына сөйләшәм кебек иде. Бүген дә онытып бетермим әле.

— Балачак — балачак инде ул, хәтта Германия әсирлегендә үтсә дә, шул еллардагы күңелле балачак истәлеге күңелегездә калмаганмы?
— 1945 елның апрелендә Америка солдатлары безне музыка астында Эльба елгасы аша салынган күпердән озатып чыгардылар. Күпернең икенче ярында безне музыка белән совет сугышчылары каршы алды. Бу шатлыклы көн — әсирлекнең тәмамланган көне иде. Әле алда Берлинда үткәрәсе ике атна, юлда үткәрәсе айга якын вакыт бар, әмма күңелләребез белән без инде туган илдә, газиз җиребездә идек.
— Асия апа, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Саулык, җан тынычлыгы белән озак яшәргә язсын. Онык-оныкчыкларыгызның балачагы кояшлы, киләчәкләре имин булсын.

Аларга сез күргәннәрне күрергә язмасын.

P. S. Сугыш ветераны соңгы көннәренә кадәр бөтен уңайлыклары булган зур йортта улы Шәүкәт белән гомер кичерде. Әледән-әле хәлен белешеп торган район җитәкчеләренә, Чүти урта мәктәбе җитәкчелегенә, укучыларына, күршеләренә бик рәхмәтле булды. «Михнәтен дә күп күрдем, рәхәт тормышта да яшәргә насыйп булды», — дип шөкерана кылып яшәде. 

Фидания Камалова,
Чүти авылы,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев