Кайбицкие зори
  • Рус Тат
  • Федоровскоеда яшәүче тыл хезмәтчәненә туксан яшь тулды

    Мәскәү Кремленнән районыбызның 90 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге юбилярлары адресына рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатлары килүен дәвам итә. Туксанга җиткән һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр шактый күп икән районыбызда. Сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәләрендә шактый күп татысалар да, сынмаган-сыгылмаган буын кешеләренең чыдам, хезмәт сөючән, тормышны яратулары, гел хәрәкәттә...

    Федоровское авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Лапин да шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда таушалган авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп тырышкан, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул. Авылның хөрмәтле кешесен котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Надежда Филина да килгән иде.
    -Тылда Бөек Җиңүне якынайту өчен армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәрен олы юбилейлары белән котлап, илебез Президенты Владимир Путин үзенең котлау хатларын юллый. Иң изге теләкләр белән сугарылган шундый хатларның чираттагысы сезнең исемгә адресланган. Район Советы, шәхсән үз исемемнән олуг юбилеегыз белән кайнар котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, имин, мул тормыш, кызларыгызны, онык-оныкчыкларыгыз­ны куандырып, тагын озак еллар яшәвегезне телим, -диде Альберт Илгизәрович, котлау хаты белән бергә үз бүләген дә тапшырып.
    Башка кунаклар да аның тәбрикләүләренә теләп кушылды. Ветеран тормыш юлы белән дә таныштырды. Яшәгән елларының һәрберсе мәгънәле, башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 кенә яшь була әле.
    - Әтиебез Алексей Лапин запастагы офицер булгач, аны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар. 1943 елда өебезгә аның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәр килде. Бу кайгы болай да сәламәтлеккә туймаган әниебезнең саулыгын тагын да ныграк какшатты, - диде Николай Алексеевич. - Без гаиләдә дүрт бала үстек. Араларыннан иң олысы булгач, бертуганнарымны кайгырту күбрәк минем җилкәгә төште. Хәзерге вакытта кече сеңлем Нина гына исән-сау, ул Волжск шәһәрендә яши. Ундүрт яшемнән колхозда эшли башладым. Урта белем алгач, Яшел Үзән шәһәренә ФЗӨгә укырга җибәрделәр. Аннан кайткач, 1944 елның апрелендә Мөрәледәге МТС­ка слесарь булып эшкә урнаштым. Сугыш вакыты булгач, эш сәгате иртәнге сәгать җидедән башлана һәм икенче көннең таңына кадәр дәвам итә иде. Тәүлегенә ике сәгать кенә йокы эләгә иде безгә. Эш җиңел булмады, билгеле. МТСта эшләп йөргәндә, 1944 елның көзендә миңа хәрби комиссариаттан фронтка чакыру килде. МТС конторасы янында, район үзәгенә барырга транспорт көтеп торганда, директор килеп чыкты да, кайда җыендың, дип сорады. Хәрби хезмәткә чакыру кәгазен күрсәткәч, кабинетына алып кереп китте дә хәрби комиссариат­ка шалтыратты. «Барлык белгечләрне дә фронтка алгач, мин монда кем белән эшләргә тиеш соң?», дип икенче көнне үк, хәрби билет, бронь ясатып, мине фронттан алып калды.
    1952 елда Мөрәле МТС­ында тракторчы булып эшләгән Бәли кызы Анна белән гаилә корганнар. Тату гаиләдә кызлары Татьяна, Нина дөньяга килгән. Хәзерге вакытта алар икесе дә Ульяновск өлкәсендәге Дмитровград шәһәрендә яши. Урман хуҗалыгы техникумында укыгач, шунда юллама белән җибәргәннәр аларны.
    Мөрәле МТСында 24 ел эшләгәннән соң, Федоровскоедагы "Память Ленина" хуҗалыгы рәисе Евгений Тутаев аны райком аркылы колхозга бригадир итеп эшкә ала. Соңыннан 17 елдан артык нефтебазада эшли. Лаеклы ялга чыккач та шунда эшләвен дәвам итә әле ул. Тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да билгеләп үтелгән: "Фидакарь хезмәте өчен" медале, "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. Колхозда бригадир булып эшләгәндә ике тапкыр "Социалистик ярыш җиңүчесе" дигән күкрәк билгесе дә тапшырылган аңа.
    Хәзерге вакытта Николай Алексеевич ялгыз яши, тормыш иптәше сигез ел элек вафат булган. Кызлары, оныклары хәлен белешергә еш кайтып йөриләр. Бүгенге көндә бабайның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар.
    - Язмыш безне төрле яклап сынады. Ләкин без бирешмәдек, сугыш чорында илебезнең азатлыгы өчен тылда тырыш хезмәттә булдык. Аннан соңгы елларда да баш күтәрми эшләдек. Хезмәтемне дә бәяләделәр, рәхмәт. Юбилей көнендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның үзе килеп котлавы, Президент Владимир Путинның сәламен җиткерүе, минем өчен зур куаныч булды, - диде юбиляр безне озатканда.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: