Кайбычтан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм җыю һәм аны алгы сызыкка җибәрү дәвам итә.
Бүген Кайбычтан чираттагы гуманитар йөк озатылды.
Район Советы бинасы янына килеп туктаган зур «Газель» машинасына төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, чәкчәк, өй токмачы кебек тиз бозылмый торган азык-төлек, эш кораллары, «Геройга җылы бүләк итик!» акциясе барышында тупланган гигиена кирәк-яраклары, кием-салым, шәхси посылкалар төяделәр. Күмәк көч белән җыелган йөк Херсон юнәлешендә хәрби бурычларын үтәүче райондашларыбызга адресланган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гуманитар ярдәмне илтүче Сергей Гущин белән Вадим Гавриловка хәерле юл теләде, якташларыбызга кайнар сәламнәрен җиткерде.
— Мин — шушы район егете. Каргалыда туып-үстем, Олы Подберезье мәктәбен тәмамладым. Тормыш иптәшем Лилия дә әлеге авылдан. Күпмедер вакыт туган җиремдә эшләгәннән соң, дүрт ел элек Яшел Үзән шәһәренә киттем. Хәзер шунда яшим, — диде Сергей Андреевич. — Ике ел дәвамында үземнең шәхси машинамда махсус операция зонасындагы егетләребезгә гуманитар ярдәм илтү белән шөгыльләнәм. Бу баруым — кырык өченчесе. Маршрутыбыз ЛНР, ДНР республикалары һәм Херсон өлкәсе аша үтәчәк. Игелекле эшләрдән читтә калмаулары, аларга теләп кушылулары өчен якташларыма зур рәхмәт!
Баштарак Сергей Гущинны Яшел Үзәннән дә, Казаннан да волонтерлар төркемнәренә машина йөртүче буларак яллаганнар. Ешрак бара торгач, ул андагы егетләр белән якыннан танышып китә. Күбесен белә, таный башлый. Шулай итеп, үзенең «Татарстан янәшә. Татарстан бердәм» дип аталган волонтерлык төркемен булдыра.
Махсус операция зонасына алар дусты Вадим Гаврилов белән икесе ике машинада бара. Вадим да Каргалыда туган, ләкин озак та үтми, гаиләләре Яшел Үзәнгә күченеп китә. Шулай булса да, ул, Сергей белән бергә туган авылына кайтып йөри. Киң күңелле бу егетләрне күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев