Новости Кайбицкого района

Газета "Кайбицкие зори" - Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Иске Тәрбит авылыннан пенсионер Лариса Петухова мини-фермасында җиде сыер асрый

Авыл халкы өчен сыер гомер-гомергә төп туендыручы булып саналган.

Табыннан тәмле куе сөт, каймак, май, эремчек һәм катык өзелмәгән. Кызганыч, бүген кибетләрдә сөт продукциясе күп булгангамы, әллә авыр хезмәттән куркыпмы, йорт саен терлек асраучылар сирәгәя бара.

Авылларда фидакарь хезмәте белән үрнәк күрсәтүче уңганнар да җитәрлек. Иске Тәрбит авылында яшәүче Лариса Петухованың иртәсе йокының иң тәмле чагында — төнге сәгать өчтә башлана. Уянуга, сарайга чыгып китә һәм машина белән сыер саву аппаратын кабызып җибәрә. Тормыш йөген инде ничә еллар буена ирсез генә тартса да, күпләрне гаҗәпләндереп, хуҗалыгында җиде сыер асрый. Элеккеге кебек кул белән түгел, махсус аппарат белән саугач, күпкә җиңел, ди ул. «Бу кадәр сыер асрау барыбер зур ихтыяр көче сорый инде», — дигән соравыма: «Соң көне буена бер шөгыль кирәк бит инде, терлекләр янында кайнашырга яратам», — дип җавап бирде.

Аның ишегалды беркайчан да терлексез тормаган. Казлар, индоуткалар, тавыклары да бар. 

— Минем йортым авыл читенә урнашкан, тирә-юне — болынлык. Терлек асрау өчен бик уңайлы. Алты сыерым көтүдә, берсен әнә бәйләп куйдым. Кигәвен бик каты талагач, бераз сарайга да кертеп тордым, менә әле яңа гына чыгардым. Сыерларны элеккеге кебек көннәр буена көтәсе юк бит хәзер, электр көтүчесе бар, — диде Лариса Петухова. — Баштагы елларны бер-ике генә сыерым булса, 2016 елда дәүләт программасы буенча 100 мең сум акча алдым һәм биш сыерга мини-ферма төзеттем. Аны төзегәндә Чүтидән киявем Алмаз Хөсәенов, улларым бик булышты. Килешү буенча сыерларны биш ел буена асрарга тиеш идем. Мин аларның санын, киресенчә, тагын ике башка арттырдым. Сөтне дәүләткә тапшырам, сөт җыючы һәр иртә капка төбеннән үк алып китә. Бәясе генә түбән, литрын 19 сумнан тапшырам. Кыш айларына бераз арта артуын. Тирә-күршеләр сөт сорап керсә дә, кире борып чыгарганым юк. Сыерларның бозавын бераз үстереп сатам. Ул да керем чыганагы. Җәй айлары тиз узып китә, бу кадәр терлеккә кышка җитәрлек азыгын да әзерләргә кирәк бит, дим мәкалә героема.

— Акчаң булса, хәзер печән әзерләүнең бер авырлыгы да юк. Кышлату чорына җитәрлек азык әзерләп куйдык инде. Сатып та алдым, үзебез дә триммер белән чаптык. Хәзер болыннан печән чабучылар юк бит ул. Минем печәнне чабып китегез әле, бушка бирәм, диючеләр дә күп. Дәүләт бер сыерга 6300 сум исәбеннән субсидия бирә. Печән, ашлык сатып алганда ярдәме бик тия аның. Машина белән сыер саву аппаратын моннан берничә ел элек район Сабан туенда биргәннәр иде.

Яшьлегендә Казандагы педагогия училищесын тәмамлаган Лариса Семеновна башта шәһәрдә, аннан соң бер ел Мәлки авылындагы балалар бакчасы тәрбиячесе була, 14 ел буена Соравылда балалар бакчасы мөдире булып эшли, сабыйлар аз булу сәбәпле ябылгач, 14 ел фермада сыер сава, ике ел тирәсе авыл китапханәчесе була, «Өмет» үзәге аша әбиләргә социаль ярдәм күрсәтә. Хәзер ул лаеклы ялда. 

Иске Тәрбит авылында туып-үскән Лариса Петухова — өч бала анасы. Аларның һәр уңышына сөенеп, кадер-хөрмәтләрен тоеп, гомер кичерә. Хәзер кызы Алена Чүтидә кияүдә, улы Дмитрий гаиләсе белән Казанда яши. Улы Андрей әнисе янында калган, аның төп булышчысы. 1995 елда үз көчләре белән салынган йортта яшиләр.

— Кыз-улларым белән горурланам. Хәлемне белешеп, гел булышып торалар. Дима мәктәптә бик яхшы укыды. Сабантуйларда көрәшеп үсте, хәзер дә бил алыша, суыткыч, телевизор кебек кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Ветеринария академиясен дә кызыл дипломга тәмамлады. Белгечлеге буенча бер ел эшләгәч, армиягә китте. Хәзер ул «Росгвардия» системсында эшли. Махсус хәрби операция зонасында командировкаларда да булды. Анда «Җәмәгатьчелек тәртибен саклаудагы өлеше өчен» дигән медаль белән бүләкләнде. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераны да. Хатыны Алина белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер биш оныгым бар, бишесе дә кызлар. Кызым белән киявем дә ярдәменнән ташламый. Андрейның кулыннан килмәгән эше юк. 

Лариса Петухованың тормыш фәлсәфәсе гади: эшләп кеше үлми, эш — кешене бизәгән зур бер шөгыль генә. Авылның мең төрле мәшәкатьләренә чумып, көнен гел эштә үткәрсә дә, бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдем мин аннан. Аның өчен иң мөһиме — илдә тынычлык булсын да балалар бәхетле яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев