Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта яз тәрәзә шакый

Синоптиклар март аенда Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югарырак булыр дип вәгъдә итә.

«Олы Кайбыч» метеостанциясе начальнигы Рания Садриева хәбәр иткәнчә, 9 мартта Кайбычта 2020 елгы рекорд кабатланган (биш ел элек шул ук көнне 4,9 градус җылы булган): быел һава температурасы +6,6 градуска кадәр җылынган. Бу нормадан дүрт градуска югарырак. Димәк, яз иртә килә һәм ул җылы булачак. Өстәвенә, март аенда туфракта туң нибары 54 сантиметр гына булган (норма — 124 сантиметр). Туфракның аз гына туңуы да хәтта моңарчы күзәтелмәгән җирләрдә дә су басуга китерергә мөмкин, дип кисәтә өлкәннәр. Бездә кар күп булмады. Көзге-кышкы чорда яуган кар озак тормады, җылы температура аркасында берничә тапкыр эреде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев