Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кайбычның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Район полиция бүлегенең хезмәт коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров тәбрикләде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде. Полиция бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга яшь буынны тәрбияләүдә, яңа эшкә килгән хезмәткәрләргә биргән бай тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, үз эшләрендә уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләренә район башлыгының, участок уполномоченныйларына Рәхмәт хатларын тапшырды.
Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, төрле дәрәҗәдәге медальләр, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул шулай ук, полиция бүлегенең яңа сайланган ветераннар Советы рәисе Марс Нигъмәтҗановка Совет рәисе таныклыгын тапшырды. Озак еллар полиция бүлегендә эшләп шушы арада пенсиягә китүче Сергей Воробьевка, Александр Маланьевка истәлекле бүләкләр тапшырды.
Полиция бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, элеккеге начальниклары Марат Нәҗиев та чыгыш ясады, эшләрендә уңышлар теләде.
8 ноябрь – Һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Тантана барышында якташларыбыз Илнур Шаһиев, Александр Кабатьев һәм Рөстәм Гайнетдиновны да искә алдылар. Бәйрәм тантанасын алып баручы алар хөрмәтенә “Офицеры” җырын башкарды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев