Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кайбыч педагоглары мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында өченче урынны яулады

Узган атнада Арчада мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы финалы узды. Анда республиканың барлык районнарыннан да педагоглар, мәгариф бүлекләре начальниклары катнашты. Спартакиада берничә спорт төре: җиңел атлетика эстафетасы, урыннан ераклыкка сикерү, гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тартышу, йөзү, мини-футбол буенча үтте. Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәгариф системасы хезмәткәрләрен...

Безнең районның мәгариф хезмәткәрләре командасы аркан тартышу буенча беренче урынны алды. Шәхси беренчелектә Кече Мәме мәктәбе укытучысы Людмила Галанская пневматик винтовкадан ату буенча шулай ук беренче урынга лаек булды. Иске Чәчкабтан Лилия Хәйретдинова бадминтон, Борындыктан Гөлнара Хәйруллина армрестлинг буенча икенче урынны яулады. Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Гөлинә Габдрахманова йөзү буенча өченче булды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча, безнең педагоглар, укучылар саны 3500дән артмаган командалар арасында өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч педагоглары мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында өченче урынны яулады