Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кайбыч районында “Үткән еллар – минем байлыгым“ бәйге-фестиваленең зона туры үтте 

Республиканың Картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында гомер кичерүчеләр арасында игълан ителгән "Үткән еллар - минем байлыгым" бәйге-фестиваленең зона туры быел безнең районда узды. Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә, кайбычлылардан тыш, Югары Ослан, Арча, Буа, Спасс, Тәтеш, Алексеевскийдагы интернат-йортларда яшәүчеләр чыгыш ясады.

Бәйге-фестивальне Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Республика ресурс үзәге белән берлектә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәп, социаль ярдәм алучыларның иҗади активлыгын арттыру максатында үткәрелә. Үзләренең районнары данын яклап, Кайбычка килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова сәламләде.
- Хөрмәтле конкурста катнашучыларыбыз һәм аларны озата килүчеләр! Сезне үзебезнең җирлектә күрүемә чиксез шатмын, - диде ул. - Безнең гүзәл Кайбычыбызны күреп, бүген аның сәхнәсендә чыгыш ясаячаксыз. Барыгызга да бары тик уңышлар гына теләп калам!
Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Фәнис Гыйниятуллин берсеннән-берсе сәләтле әби-бабайларны, абый-апаларны сәхнәгә дәшеп торды. Безнең район данын Лидия Малюкова белән Фәридә Хәйретдинова яклады. Фестивальдә катнашучылар җыр, бию һәм нәфис сүз буенча осталыкларын күрсәтте. Киемнәре дә килешле үзләренең, чыгышларына туры китереп, күбесе милли костюмнар сайлаган. Шул яшьтә, кыюлыкны җыеп, каушауны җиңеп, сәхнә тоту бер дә җиңел булмагандыр, ләкин алар сынатмады. Жюрига да иң-иңнәрне ачыклау җиңел булмады.
- Безгә шундый матур концерт бүләк итүегез өчен зур рәхмәт! Без арагыздан иң яхшыларын сайлап алырга тырыштык, мондый бәягә барыгыз да лаек, - диде Республика ресурс үзәгеннән килгән Евгений Албутов. - Шулай да вокал номинациясендә Тәтештән Евгений Сидоров, хореографиядә Югары Осланнан Владимир Долгих, нәфис сүз буенча шул ук районнан Сергей Костюков, Спастан Ирина Меховникова һәм Арчадан Камил Саттаров җиңү яулады.
Алар бәйге-фестивальнең Казанда үтәчәк финалында катнашачак. Зона турында үзләрен сынаган һәркемгә җылы бияләйләр бүләк иттеләр.
- Минем моңарчы мондый фестивальләрдә катнашканым юк иде. Җиңмәсәң дә, үзеңне сынап карарга кирәк икән, -диде Камил абый Саттаров. - Мондый очрашулар бер-берең белән аралашу, башка район-шәһәрләрне күрү мөмкинлеген дә бирә. Менә бүген гүзәл табигатьле Кайбыч җирен күрү насыйп булды, алай гына да түгел, миңа уңыш елмайды. Хәзер зур түземсезлек белән фестивальнең финалын көтәм.
Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче төбәк җәмәгатьчелек фонды Президенты Нурания Сәйфетдинова тормыш иптәше Әсхәт Әхмәдиев белән бу юлы сөенеч өләште. Ул да өлкәннәр һәм инвалидларның сәләтенә соклануын белдерде, аларның һәрберсенә бүлмә гөлләре өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында “Үткән еллар – минем байлыгым“ бәйгефестиваленең зона туры үтте