Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кайбычның "Ак җилкән" театр коллективы укытучылар өчен спектакль куйды

· Татар халык язучысы Ләбиб Леронның "Күк күгәрчен күкләрдә" мелодрамасын карарга Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсенә районның төрле мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан педагоглар, мәгариф ветераннары килгән иде. Спектакль аларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур бүләк булды.

Рольләрне Ленар Баһавиев, Рушания Лотфуллина, Лилия Вәлиуллина, Рафаэль Нигъмәтуллин, Ләйсән Шамилова, Светлана Зиядиева, Алинә Хәйретдинова, Зөһрә Лотфуллина, Фәнил Җамалетдинов һәм Илсур Мөхтәров башкарды. Алар тамашачыны елатты да, көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте. Спектакль тәмамлангач, укытучылар артистларны аягүрә басып алкышлады, күп итеп чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров театр коллективына һәм мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзовага рәхмәт әйтте.
· - Эчтәлекле, мәгънәле, тәрбияви әсәр сайлагансыз. Аны оста уйнап, халык театры исемен лаеклы йөртүегезне тагын бер кат расладыгыз, зур рәхмәт сезгә, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның "Ак җилкән" театр коллективы укытучылар өчен спектакль куйды