Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кайбычта балалар ясаган рәсемнәргә бәйге узды

Кайбычтагы "Гаилә кыйммәтләрен үстерү үзәге" Татарстан иҗтимагый оешмасы райондагы тулы булмаган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар арасында рәсем, кул эшләре бәйгесе үткәрде.

Шушы көннәрдә әлеге үзәк җитәкчесе Надежда Ермолаева һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бәйгенең "Минем гаилә", "Гаилә альбомы"," Без бергә бәхетле", "Кул эшләре" номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде.
"Гаилә альбомы" номинациясендә Федоровское урта мәктәбеннән Алинә Турнаева җиңү яулады. Ульянково төп мәктәбеннән Юлия Корсакова икенче урында. "Без бергә бәхетле" номинациясендә Кече Мәме төп мәктәбе укучылары активлык күрсәтте: Карина Асророва беренче, Марина Федотова белән Ангелина Бикчәнтәева өченче урында. Федоровкоедан Абросимовлар гаиләсе икенче урынны алды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында беренче урын билгеләнмәде. Мәлкидән Козловлар гаиләсе икенче, Юлия Корсакова өченче урында. "Кул эшләре" номинациясендә Ульянково авылыннан Шаландиннарның күп балалы гаиләсе җиңүче дип танылды.
- Безнең үзәк райондагы күп балалы, тулы булмаган гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүчеләргә ярдәм итү, аларның тормышын күңеллерәк итү, җиңеләйтү максатында төрле чаралар үткәрә. Беренче коймак төерле була, диләр бит. Мондый бәйгене без беренче тапкыр оештырдык, киләсе елда анда катнашучылар күбрәк булыр дип уйлыйм. Барлык номинацияләрдә призлы урыннар яулучыларга бүләкләр тапшырылачак, - диде Надежда Ермолаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта балалар ясаган рәсемнәргә бәйге узды