Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

“Кошларның, канат кагып, зәңгәр күккә омтылуын карап торып хозурланам мин”, - ди Бәли авылында яшәп, күгәрченнәр үрчетүче Геннадий Бердников

Күкләрдә оча күгәрчен Сыңарын эзли микән? Әллә илгә шул биектән Тынычлык тели микән? Күгәрчен җырларда әнә шулай тыныч, бәхетле тормыш символы итеп бирелә. Шушы гүзәл кошлар гомер-гомергә кеше белән бер тирәлектә яшәгән. Элегрәк алар хәтта хат ташучы ролен дә үтәгән. Динебез буенча да күгәрчен изге кошлардан санала. Кеше тормышының иң...

Күкләрдә оча күгәрчен

Сыңарын эзли микән?

Әллә илгә шул биектән

Тынычлык тели микән?

Күгәрчен җырларда әнә шулай тыныч, бәхетле тормыш символы итеп бирелә. Шушы гүзәл кошлар гомер-гомергә кеше белән бер тирәлектә яшәгән. Элегрәк алар хәтта хат ташучы ролен дә үтәгән. Динебез буенча да күгәрчен изге кошлардан санала. Кеше тормышының иң мөһим вакыйгаларының берсе - рәсми рәвештә никахларын теркәү мизгелендә дә яшь парлар пар күгәрченнәр очыра. Әлеге кошларны асрау­чылар арабызда хәзер дә бар. Шуларның берсе - Бәли авылында күгәрченнәр үрчетүче Геннадий Бердников. Гүзәл кошлар белән ул яшүсмер чагыннан ук кызыксына башлаган. Бүген алтмыштан артык күгәрчен тота. Шуңа игътибар иттем: ишек алдында кош-корт күп иде, төрле токымлы тавыклар, йонлы аяклысы, бүреклесе, күгәрчен кадәре генә дә бар.

-Күгәрченнәрне үзем өчен үрчетәм. Аларның, канат кагып, зәңгәр күккә омтылуын карап торып хозурланам мин. Яшел Үзәндә яшәүче дусларым да күгәрченнәр тота. Бер-беребездә булганнарын алар белән алмаштырабыз. Күгәрченнәр тышкы кыяфәтләре, тизлеккә, биеккә очулары белән аерыла. Миндәге алты төр токымлы кош арасында спорт, декоратив, хат ташучылары да бар, - диде ул. - Кошларны һәркөн очыртып сынап карыйм, алар шулай канат ныгыта. Бер төр кошым иртәнге сәгать алтыдан тугызга кадәр оча. Ә яңа алып кайтканнарын чыгармыйча бер айга якын читлектә тотарга кирәк, чөнки кире очып китәргә мөмкиннәр. Күбрәк торган саен, ул элек яшәгән урынына кайту юлын оныта.

Сарай өстенә ясап куйган махсус читлектә нинди генә күгәрченнәр юк! Сорылары, аклары, каралары, чуарлары... Аларның барысын да тотып, сыйпап карыйсы килә. Матур каурый­ ияләрен күзәтү тынычландыра. Әле күгәрченнәр тынычлык символы да бит ул. Геннадий, минем кызыгуымны күреп, берсен миңа сузды. Нәни кошчыкның йөрәк тибешенә кадәр ишеттем. Тыпырчына, ничек тә кулдан очып чыгып китәргә тырыша. Куркуы күзләренә кадәр чыккан. Һәр кош та ирек, чиксез галәмне иңнәргә ярата шул. Кошчыкны очырдым... Ә ул, канатларын кага-кага, иптәшләре янына ургылды.

Кошлар хуҗасы һәр күгәрченен таный.

- Менә минем бер спорт күгәрченем бар, ул кош­лардан иң олысыдыр, мөгаен. Үзенә тиң пары да юк. Мин аны Казанга биреп җибәргән идем, бер көннән соң кайтып җитте бит. Хәзер инде аны беркемгә дә бирмим. Барысының да гадәтләрен беләм. Аларны көнгә өч тапкыр ашатам. Үзем өлгерә алмасам, тормыш иптәшем Марина ярдәмгә килә. Ул да кошларны читтән күзәтергә ярата. Ярдәмчеләрем - улларым Роман белән Володя үсеп килә, Дарина исемле кызым да бар минем, ул бәләкәй әле.

Геннадий кошларны көздән иртә язга кадәр чыгармый башлый икән. Чөнки төрле авырулар, шул исәптән кош гриппы да көчәя башлый, диде ул.

Күгәрченнәрне чыгарылыш кичәләренә дә сорап киләләр икән. Колаңгы мәктәбеннән дә быел 12 кош алганнар. Әле мәктәп балалары карасыннар өчен дә сорыйлар икән. Махсус читлеккә ябып, берничә кошны алып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кошларның, канат кагып, зәңгәр күккә омтылуын карап торып хозурланам мин”, ди Бәли авылында яшәп,...