Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Кошманда туып-үскән Равил Җәләлиев, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын җыеп, мәҗлес үткәрде

Һәр төбәкнең, һәр авылның "Бу безнеке!" дип горурланырлык асыл уллары һәм кызлары була. Кошман авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Олы Кайбычта яшәүче Равил Җәләлиев та әнә шундыйлардан. Менә икенче ел рәттән ул, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын үзенең кафесына, мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыйды.

Ак яулыклы апаларны, чигүле түбәтәй кигән абыйларны махсус автобус, район үзәгенә алып килеп, мәҗлестән соң кире өйләренә кайтарып куйды. Махсус алар өчен дип Казан шәһәреннән артистлар да чакыртканнар хәтта. Сәләтле, яшь егетләр Булат Нәҗипов һәм тумышы белән Кече Кайбыч авылыннан булган Дамир Зиннәтуллин матур җырларын бүләк итте үзләренә. Равил абый һәм аның тормыш иптәше Илсөя апа һәр кунакны ачык йөз белән куанып каршы алды, хәл-әхвәлләрен сорашты. Мәҗлес район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Югары һәм Түбән Кошман мәчетләре имам-хатыйблары Фәрит хәзрәт Фәйзуллин белән Ибраһим хәзрәт Сабиров әйткән Коръән сүрәләреннән аятьләр тыңлаудан башланды. Дамир хәзрәт әти-әниләрне хөрмәт итү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, мохтаҗларны кайгырту турында үтемле вәгазьләр сөйләде.
- Корбан гаете дә, Өлкәннәр көне дә - күркәм бәйрәмнәребез. Диндә өлкәннәрне хөрмәт итәргә кушылган, - диде ул. - Корбан чалдырып, өлкәннәрне бергә җыеп зурлаган өчен Равил Җәләлиевка, тормыш иптәшенә, балаларына, киләчәк буыннарына шушы хәерле юлларда булып яшәргә насыйп итсен.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән өлкәннәрне бәйрәмнәр белән аның ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады.
- Сезгә бүгенге көн кебек матур картлык, аяз көннәр, саулык, күңел тынычлыгы телим. Якыннарыгыз сезне һәрвакыт шатландырып яшәсен. Сез безгә терәк әле, сез безгә кирәк әле, - диде ул һәм шактый еллар район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Әлхәт абый Хикмәтуллинга, 70 яшьлек юбилее белән котлап, Рәхмәт хаты тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның да абый-апаларга теләкләре изге иде:
- Сез үткән юл - фидакарь хезмәт белән узган юл, ул - үзе батырлык. Якты дөньяга туу бер бәхет булса, лаелы итеп яшәп, алтын көзгә җитү - икеләтә бәхет. Гомер көзләрегез җылы, матур, озын булсын! - диде ул. - Мул табыннар артына җыеп, 100 дән артык Кошман һәм Урсак урманчылыгы өлкәннәрен зурлаган авылдашыбыз Равил Җәләлиевка да рәхмәтем зур.
Озак еллар фермада сыер савучы булып эшләгән Гөлсинә апа Сафиуллина хәзерге тормышка шөкер итеп яшәргә чакырды.
- Муллык бөркелеп торган шундый табын артында утыруыма ышанып та бетә алмыйм. Телевизор кабызсаң, куркыныч булып китә: кайдадыр сугышлар бара, күпме халык интегә, - диде ул. - Бездәге рәхәт тормышка сөенеп туймаслык бит. Тынычлыкта яшибез, өйләребез җылы, су да, газ да кергән, пенсияләрне китереп торалар. Шуның өчен җитәкчеләребезгә рәхмәтле булып, аларны хөрмәт итеп яшәсәк иде.
Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рушания апа Нәфыйкова Равил абыйның авылдашы гына түгел, укытучысы да әле.
- Хәдисләрдә дә "Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезнең дәвамлы булуын тели", диелгән. Равил һәм аның гаиләсе шушы хәдисне истә тотып яши сыман тоела миңа, - диде ул. - Алар һәвакыт мәчеткә, мәктәпкә булышып торалар. Авырлыкка дучар булган гаиләләргә дә ярдәм кулы сузалар. Чалган корбаннары кабул булсын, әтисе Гарәфетдин абый белән әнисе Наилә апаның улларының, балаларының кылган игелекле гамәлләре өчен рухлары шат булсын иде.
"Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр" диләр, Равил абый Җәләлиевка йөзләгән кошманлы рәхмәтен әйтте. Табынга дога кылганда да аңа, тормыш иптәшенә, туганнарына исәнлек-саулык, эшләренең уң булуын теләде. Равил абый да, үз чиратында, авылдашларының үзен хөрмәт итеп килүләренә шат булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманда туыпүскән Равил Җәләлиев, Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме уңаеннан, авылдашларын җыеп, мәҗ...