Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Мөрәленең сугыш чоры баласы сынауларны сынмый үткән

Бөек Җиңү таңы атканга 80 ел тулып килә.

Ул вакытта туган балалар да олыгайган, кайсылары бакыйлыкка күчкән. Сугыш чоры балалары турында мәгълүмат җыясы, гыйбрәтле язмышларын яктырткан материал туплап каласы иде. Язмам Мөрәлегә ерактан, казах далаларыннан килен булып төшкән Наҗия Гыйләҗева турында.

Спас районының Дала Йорткүле авылында 1940 елның 5 гыйнварында Каюм һәм Миңлеҗамал гаиләсендә Сания апасына сеңелкәш итеп алып кайталар аны.

Яшь гаиләнең бәхетле вакыты озакка сузылмый. Әтисе Бөек Ватан сугышы башланган июнь аенда ук хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе ала. Фронттан бер-ике хаты килә, ә 1942 елның җәендә хәбәрсез югалды дигән язу кәгазе... Әтисез көннәр башлана, йортсыз, кеше өстендә яшәү... Шуңа өстәп, 4 сыйныфта укыганда бәхетсезлек сагалап тора кечкенә кызны. Иртән дәрескә ашыкканда, самовар суына пешә, кыш буе больницада ята. Ул вакыттагы сызланулары әле дә исендә Наҗия апаның. Терелеп чыккач, 1956 елда Миңлеҗамал апа кызларын алып читкә — Казахстанның Чимкент шәһәренә күчеп китә. Ул вакытта булачак ире Мансур шундагы авиация полкында хезмәт итә. Язмыш аларны хәрби берләшмәнең клубында очраштыра.

Озак та үтми, гаилә коралар. Очрашып йөргәндә үк Мансур абый белән бергә авылдашы Хәйрикамалның туганнарына кунакка баруларын сагынып искә алды. Мансур абый, өч ел армия хезмәтеннән соң, Чимкентта калырга була. 1959 елның язында, әнисеннән хәбәр алганнан соң, уйлары үзгәрә, яшь хатынын туган ягына алып кайта. Төп нигездә Гайникамал әби, энеләре Миңгалим, апалары Миңкамал белән җиде ел дус- тату яшиләр. Бер-бер артлы ике малай, ике кыз алып кайталар. Үз җаена барган тормыш кинәт кенә шартлап сына. 1971 елның августында, Мөрәле МТСыннан эш белән Казанга барганда, юл һәлакәтендә Мансур абыйның гомере өзелә. Бишенче баласы Рамилне газиз иренең өчесендә таба Наҗия апа. 1972 елда 12 яшьлек олы улы Рафаил авырып китә. Олы йөрәкле сыйныф җитәкчесе, әнием Равия Сираҗиева аңа ярдәм кулы сузган. Ул СССРның Югары Советы депутаты, совет хатын- кызлар комитетын җитәкләгән беренче хатын- кыз космонавт Валентина Терешковага хат яза. Озак та үтми, Мәскәүдән жавап килә, астма белән газап чиккән балага Калининград өлкәсендәге Бөтенсоюз балалар сәламәтләндерү диспансерына юллама бирелә. Әтисенең олы бертуганы Габдрахман абыйсының (1 группа сугыш инвалиды) поезд белән Прибалтика аша Калининградка илтүен әле бик яхшы хәтерли Рафаил абый. Түрә балалары арасында берүзе булган малай дүрт айдан сихәтләнеп кайта.

Андагы бердәнбер татар малае аңа яхшы иптәш була. Соңрак тагын бер тапкыр Анапада ял иттергән Габдрахман абыйсын, укытучы Равия апасын әле дә рәхмәт хисләре белән искә ала ул.

Сынаулар алдында югалып калмый Наҗия апа. Балаларын аякка бастыра, укыта, өйләндерә, кияүгә бирә. Иренең туганнары аны ташламый, гомере буе аларның нык ярдәмен тоеп яши. Балалар бакчасында пешекче булып та, кырчылыкта да, төрле тармакта хезмәт куя, балалары һәрвакыт кул арасында була.

Кайнатасы Шиһабетдинның ялгыз калган бертуганы Хәбирә апаны — кендекче әбине 14 ел үзендә тәрбияли. Кырыс сынаулар бу хатынны алдарак көтеп торган икән... 1999 елның язында, күршеләрдән ут чыгып, 45 минутта йортлары янып китә. Бернәрсәсез, урамда утырып кала Наҗия апа улы, килене, өч кечкенә оныгы белән. Рәттән янган өч нигездә кукраеп калган таш мичләр хәзер дә күз алдында. Янгынның өченче көнендә төпчеге Рамилне югалта ана... 

Бүген ул улы Рафаил, килене Гүзәл белән матур итеп яши. Гыйләҗетдин абзыйның борынгы нигезендә тормыш дәвам итә. Олы кызы Равизә Мәскәүдә, Резедәсе Яр Чаллы шәһәрендә яши. Рәмисе — Мөрәледә. Менә инде утыз елдан артык Наҗия апа мәчетне җыештырып тора. Аның тырыш хезмәтен күрсәтеп, тәрәз төбендә яраннары шау чәчәктә утыра.

Халык җыенында җирлек башлыгы Ринат Зиннәтуллин 85 яшен тутырган Наҗия апага туган көне уңаеннан Рәхмәт хаты белән чәчәкләр тапшырды. Биш вакыт намазын калдырмаучы Ак әбигә бәрәкәтле гомер кичерүен теләп калам. 

Лилия Минһаҗева, 
Мөрәле авыл җирлегенең 
ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев