Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбычта «Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестиваленең зона туры узды

Фестиваль Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан муниципаль турда җиңү яулаган гаиләләрне җыйды. Кайбыч данын Борындыктан Зөбәрҗәт һәм Рафаэль Хәйбуллиннар яклады.

Олы Кайбыч мәдәният йортында үткәрелгән бәйге ике биремне үз эченә алды. Гаиләләр жюрины фойедан ук җыр-бию белән каршы алды. Милли гаилә ризыклары күргәзмәсен дә тәкъдим иттеләр. Шәҗәрә ясау һәм анда гаилә династиясен тасвирлау, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булу да — фестивальнең шарты иде. Бу биремгә әзерлекккә дә һәр гаилә җаваплы караган. 

Кунакларны һәм катнашучыларны сәхнәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде. Альберт Илгизәрович фестивальнең зона турын үткәрү урыны итеп Кайбычны сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде.

Фестивальдә катнашучыларның чыгышларын Гөлнара Зәкәриевна җитәкчелегендәге жюри бәяләде. 

Бәйгенең төп өлеше сәхнәдә үтте. Катнашучылар концерт номерын һәм шәҗәрә презентациясен үз эченә алган визит карточкасын күрсәтте. Жюри нәтиҗә чыгарган арада, районның мәдәният хезмәткәрләре тамашачыларга матур җырларын бүләк итте. 

Фестивальнең зона турында Кайбыч районыннан Хәйбуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Алар Казанда республика этабында катнашачак. Югары Осланнан Анохиннар гаиләсе икенче урынга лаек булды. Өченче урында — Апас районыннан Сираҗевлар-Нигмәтҗановлар.

Яшел Үзәннән Сафиннар һәм Чүпрәледән Сердцевлар гаиләләренә катнашучы дипломы тапшырылды. 

«Эхо веков в истории семьи — Без тарихта эзлебез» шәҗәрәләр фестивале Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә. Әлеге бәйгенең максаты — үз нәселеңнең, халкыңның туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне яңарту һәм саклап калу, гаилә иҗаты традицияләрен үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев