Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте

Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватаны саклаучылер елына багышланды.

Район үзәгендә Бөек Валан сугышында катнашкан райондашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл янында мәктәпләр укучылары командалары арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр-бәйге үткәрелде. 

Смотр-бәйгенең максаты — район мәктәпләре укучыларының стройда йөрү буенча әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыру. 

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин бәйге шартлары белән таныштырды. 

— Смотр- бәйгегә Олы Кайбыч мәктәбе командасы аеруча яхшы әзерләнгән. Алар бәйгенең һәр биремен төгәл үтәде. Җитәкчеләре Гөлинә Габдрахманованың зур көч куйганлыгы күренеп тора. Бәрлебашы командасының чыгышы да ошады, — диде районның «Яшь гвардиячеләр» хәрәкәте лидеры Роза Насыйбуллина. 

— Мәктәп командаларының смотр-бәйгегә нинди әзерлек белән килүе бүген ачык күренде. Баллар буенча беренче- алтынчы урыннарны яулаган командалар 9 Май көнне район үзәгендә үтәчәк бәйрәм парадында катнашу хокукы ала, — диде Рамил Сәлимович. 

Нәтиҗәдә урта мәктәпләр арасында Олы Кайбыч мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Федоровское һәм Олы Подберезье командалары — икенче-өченче урыннарда. Төп мәктәпләр арасында Бәрлебашы мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Кошман һәм Иске Чәчкаб мәктәпләре командалары икенче- өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев