Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Шүширмә авылында тирән эчтәлекле һәм дулкынландыргыч чара узды.
Биредә Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көне уңаеннан буыннар бәйләнешен чагылдырган тантана оештырылды.
Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышы елларында артиллерия сафларында дошманга каршы көрәшкән якташыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Тимерша Нәҗметдиновның бюсты янындагы митинг белән башланып китте. Борындык төп мәктәбенең яшь армиячеләре каһарман якташларының тормыш һәм сугышчан юлын искә төшерде, аның нинди батырлыклары өчен Дан орденнары белән бүләкләнүе турында сөйләде. Чарада катнашучылар геройның бюстына һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Тантаналы митингта район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова, Россия Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснуллин, Кайбычның «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина катнашты. Шулай ук Германиядә, Әфганстанда, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары җыелды.
Чараның иң тетрәндергеч өлеше — Шүширмәдә туып-үскән, махсус хәрби операция барышында Ватан өчен гомерен биргән Илнур Хәмидуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Авылдашлары аны чын батыр итеп, якты хатирәләр белән искә алды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, Борындык һәм Колаңгы мәктәпләренең яшь армиячеләре, шулай ук Шүширмә авылы үзешчәннәре Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көненә багышланган патриотик җырлар һәм чыгышлар бүләк итте.
Нет комментариев