Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
Новости

Мәлки авылында яшәүче 76 яшьлек Галина Рябчикова «Кайбыч таңнары» газетасын яратып укый

-

«Район газетасын, беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр, бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыгам. Минем өчен барлык хәбәр һәм мәкаләләр дә — район халкының язмышы да, яңалыклар да, котлаулар да кызыклы. Газета укымыйча тора алмыйм. Хат ташучының «Кайбыч таңнарын» китерүен зарыгып көтәм. Почта тартмасына салу белән, тизрәк чыгып алып керәм. Газетаны укып чыкмасам, йокым йокы түгел минем, — диде призлар уйнатуда катнашу өчен редакциягә газетага язылу турындагы квитанцияне китергән Галина Григорьевна. 

Ул район үзәгенә эш белән килгән иде. Унөч ел элек вафат булган иренең җир пайлары документлары артыннан йөри.

Йөзеннән нур бөркелеп торучы, күзләрендә игелек, яктылык, аналарча йомшаклык чагылган көр күңелле Галина Рябчикова 45 ел савымчы булып эшләгән. Биш баласын һәм ике оныгын үстергән. Хәзер ялгызы яши. Оныклары Екатерина Ильмухина һәм Анастасия Шәрәфетдинова гаиләләре белән Олы Кайбычта гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев