Кайбицкие зори
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч мәктәбендә булды

    Укучыларга инглиз теленнән тирәнтен белем бирү, аларны төп һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү максатыннан, Олы Кайбыч мәктәбенең инглиз теле кабинеты лингафон белән баетылды. Әлеге кабинет белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да танышты. Бу хакта район Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Мәктәп директоры Алия Биккулова һәм инглиз теле укытучысы Рамилә Миңнуллина район башлыгын мәктәптә чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре белән таныштырды. Рамилә Миңнуллина әйтеп узганча, кабинет укучыларга чит телне өйрәнергә булышучы тавыш һәм проекцияле җиһаз комп­лексы белән тәэмин ителгән. Лингафон кабинет укытучыга һәрбер укучы белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнергә, аларны төркемнәргә бүлеп укытырга, сөйләмнәрен яздырырга һәм аны кабат тыңларга, комментарийлар биреп барырга мөмкинлек бирә.
    - Әлеге мәктәптә балаларга инглиз телен камил өйрәнү, тирәнтен үзләштерү өчен тиешле шартлар тудырылган. Һәм бу бик тә сөендерә. Чөнки һәркайсыбызга яхшы мәгълүм - соңгы елларда тормышта чит телләрне белүнең әһәмияте арта бара. Инглиз телендә иркен аралашкан укучының югары уку йортына укырга керү ышанычы да зуррак. Без исә киләчәктә дә укучыларыбыз тырышып укысын, ныклы белем алсын, замана белән бергә атласын өчен тиешле мөмкинлекләрне тудырырга ярдәм итәчәкбез, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
    Алия Биккулова, заманча технологияләр белән бер дулкында булырга шундый мөмкинлек бүләк иткәне өчен, аңа барлык укучы һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: