Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Республика программасы ярдәмендә төзелгән яңа бинада урнашкан Соравыл китапханәсенең үз укучылары бар

Яңарыш чорының күренекле шәхесләренең берсе, Голландия галиме Эразм Роттердамский моннан бик күп еллар элек "Минем китапханәм кайда, Ватаным шунда" дигән гаҗәеп җөмлә әйткән һәм ул тора-бара канатлы фразага әверелгән. Гасырлар буена китапханәләр белем һәм мәгълүмат алу урыны булып саналган. Тормышыбызны интернет колачлап алуга карамастан, алар барыбер матур әдәбият һәм белем...

- Өлкәннәр арасында укырга яратучылар аеруча күп. Почта таратканда, китапханәгә килә алмаучыларның өйләренә китаплар да кертеп чыгам. Мәсәлән, 86 яшьлек Серафима Кузьминаның укымаган китабы, газета-журналы калмагандыр дисәм, ялгыш булмас, - диде Валентина Сурнаева. - Китапханәбезнең якты, иркен, җылы яңа бинага күчүенә мин генә түгел, укучыларыбыз да шатланды. Безгә шундый уңай шартлар тудырган җитәкчеләребезгә рәхмәт.

Китапханә фондында 5475 китап исәпләнә. Зур булмаган Соравыл өчен бай рухи мирас бу. Алар арасында энциклопедик характердагы, төрле даими басмалар, матур әдәбият һәм башка китаплар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика программасы ярдәмендә төзелгән яңа бинада урнашкан Соравыл китапханәсенең үз укучылары ба...