Кайбычта узган Сабантуй бәйрәме мизгелләре
1595
0
Милләтара дуслыкны чагылдырган тамаша, кунакчыл йортларда башланып, мәйданда дәвам итте.
Фольклор ансамбльләр, гармунчылар, мәдәният хезмәткәрләре, «Авыл денс» биючеләре, укучылар театральләштерелгән тамашада шул дуслыкка һәм игенче хезмәтенә дан җырлады. Бизәлгән атлар элек-электән Сабантуй күрке булган. Олы Кайбычтан Рузалит Сөнгатуллин, Кече Кайбычтан Айнур Абдуллин, Мөрәледән Илгизәр Сабиров һәм Яшел Үзән районының Танай авылыннан Рәис Тазов бәйрәмгә ат бизәп килгән иде. Алар милли киемнәр кигән егет-кызларны, балаларны утыртып, мәйдан әйләнде.
Быелгы кыр батыры дип «Август-Кайбыч» җәмгыяте механизаторы — Кичкеево авылында яшәүче Вячеслав Туртыгин игълан ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов аның иңенә тәкә салды. Вячеслав Туртыгин, узган елгы Кайбыч Сабан туе батыры Раил Фәсхетдинов белән бергәләп, бәйрәм флагын күтәрде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да милли бәйрәм белән котлады. ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын җиткерде. Хөкүмәт бүләкләренә лаек булучыларны, кыр батырларын, терлекчеләр, белгечләр, оешма-предприятие хезмәткәрләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр.
Олысы да, кечесе дә зарыгып көткән халык уеннарына старт бирелде. Концерт сәхнәсе дә бушап тормады. Ерак араларны якын итеп, Төмән җиреннән килгән күренекле «Чимги-Тура» инструменталь ансамбле бәйрәмне гөрләтте. Ансамбльнең исеме Чимги-Тура тарихи шәһәре белән бәйле. Ул Алтын Урда чорында Төмән олысының, ә соңрак Себер ханлыгының башкаласы булган һәм бүгенге Төмән шәһәре урынында урнашкан. Татар мәдәнияте үзәгендә эшләп килүче ансамбльнең җитәкчесе — Ислам Сафин. Әлеге ансамбль татар мәдәниятен, гармун уйнау традицияләрен саклау һәм популярлаштыруда мөһим роль уйный. Татарстанның атказанган артисты Алиса Мамина, эстрада артистлары Илшат Сафин, Айдар Рәкыйпов, танылган журналист Айгөл Хәйруллина, районыбыз үзешчәннәре, фольклор ансамбльләр, кайткан кунаклар да тамашачыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.
иң матур бизәге — ат чабышы һәм милли көрәш барган урында да халык күпләп җыелды. Балалар төрле аттракционнар тирәсендә кайнашты, сәүдә рәтләре дә күп иде. Тырыш, эшчән халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев