Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Турминскийда яшәүче кул эшләре остасы газетадан кәрҗин, шкатулка һәм төрле сувенирлар ясый

Безнең Кайбыч ягы талантларга, оста куллы кешеләргә бай да соң инде!

Чын артистлардан уздырып җырлый, бии белүчеләр әнә күпме! Концерт саен сокланып кайтабыз аларга. Авыл саен диярлек күз явын алырлык итеп чигүчеләр, матур киемнәр тегүчеләрне дә очратырга була. Агачтан, тукымадан әллә ниләр эшләүчеләр дә, кәрҗиннәр үрүчеләр дә юк түгел. 

Ә менә Турминскийда  гадәти булмаган һөнәр осталары – гап-гади кәгазьдән төрле сувенирлар ясаучылар белән танышып кайттым. Дөресрәге,  май аенда район мәдәният йортында  «Буа: диалог киңлегендә» Халыкара театры кысаларында Башкортостан һәм Казахстан театр­лары спектакле алдыннан оештырылган күргәзмәдә күрдек без аларның кул эшләрен. Театр әһелләрендә аеруча зур кызыксыну уятты ул сувенирлар. Бу кәрҗин, шкатулкаларның кәгазьдән – газета битләреннән үрелүе турында ишеткәч, гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Оксана Митрошкина белән Наталья Королеваның иҗат җимеш­ләре алар. Үзләре ясаячак сувенирлар турында алдан сөйләшәләр, шкатулка, вазаларга бизәкләрне дә бергә уйлап табалар. 
Чираттагы командировкага баргач, миңа Натальяның үзен күреп сөйләшергә туры килде. Кайда яшәгәнен белмәсәм дә, урамнан узып баручы бер ападан, гәҗиттән төрле әйберләр ясаучы турында сорагач, шунда ук өен күрсәтте. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, капкаларын ачып керүгә үк, монда уңган-булган кешеләр яшәвенә инандым. Аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли, ишегалдында һәр нәрсә үз урыныда. Петунияләре күп, тиздән астралар, гладиолуслар, лилияләр дә чәчәккә күмелер. 
Баштарак үз кибетендә, аннан соң авыл кулланучылар җәмгыяте кибетендә сатучы булып эшләгән Наталья Викторовна хәзер өй мәшәкатьләренә чумган. Тормыш иптәше Владимир Петрович – янгын сүндерү частендә эшли, Оксана һәм Аня исемле ике кыз үстерәләр.Әңгәмәбез күбрәк Натальяның шөгыле турында барды.
–Мин үзем Белгород өлкәсеннән, монда кияүгә чык­тым. Төп эш урыным булмагач, үземә әнә шулай яңа һөнәр таптым. Өйдә дә эш күп, әмма күңелгә барыбер нидер җитми. Интернетта актарына торгач,  кәгазьдән менә шундый әйберләр ясарга өйрәндем. Технологиясе бер дә катлаулы түгел: кәгазьдән көпшәләр ясыйм, буйыйм, үрәм, лаклыйм. 
Безгә дә бизәкләре, формалары төрле булган берсеннән-берсе матур шкатулкаларын күрсәтте ул. Купшы койрыкларын киң итеп җәйгән тавис кошы да бар араларында. Кәгазьдән шундый гүзәллек тудырып булуына ышанасы да килми хәтта. 
–  “Кайбыч таңнары” газетасы шушы вазаларга әйләнмәгәндер ич? – дип сорыйм Натальядан.
– Әйе шул. Газеталарның гомере бер көнлек кенә бит,  укыгач, макулатурага әйләнә. Ә менә мин берсен дә әрәм итмим, файдалы эшкә тотам – дип, журналистларны үпкәләтмәслек итеп җавап бирде ул. 
Оста кулга күз иярми, диләр бит. Сувенирларны ясау җиңел дисә дә, ышанып бетә алмадым. Моның өчен кулыңнан эш килүе, фантазия, рәсемгә осталык, хыялый булу, эстетик тоемлау да кирәк. Ходай Натальяга бу гүзәл сыйфатларны өеп биргән. Бала чагында рәсем ясау студиясендә алган күнекмәләре дә ярап куя. Димәк, аның гүзәллек дөньясына омтылышы кечкенә чагыннан ук килә. 
– Кул эшләрем гаиләмә дә, туганнарым, дусларыма да ошый. Соклануларын күрәм дә,  бүләк итәм, яратып кабул итәләр. Дүрт ел дәвамында күпме ваза, шкатулка, башка сувенирлар ясадым икән инде мин?!
– Бу шөгылегез белән акча эшләү мөмкинлеге дә бар.Халыкара фестиваль көнне Мәскәүдән килгән театр эшлеклеләре дә сатып алыр­га теләк белдерде аларны. Матурлык яратучылар, турист­ларга сатып алу өчен менә дигән сувенирлар ич бу.
– Юк, бу турыда уйлаганым юк. Шулай да, бик үтенеп сорагач, берничәсен түбән бәядән саттым. Аларны ясау өчен кәгазь генә түгел, башка материаллар да кирәк бит. Хәер, безнең авылда кем сатып алсын инде аны, күбесе пенсионерлар бит, – дип җавап бирде ул, елмаеп.
Бер кәрҗинне үреп бетерү күпме вакытны ала икән соң? Аңа кәгазьдән йөзгә якын  көпшәләр төрергә, ябыштырыр­га, буярга, бизәк төшерергә, лакларга кирәк.Вак эш, вакытны күп ала, төгәллек, чисталык та таләп ителә. 
Әниләренең шөгылен кызлары да үз итә. Оксана төрле бизәкләр уйлап чыгара, Аня да, әнисе кебек үк, рәсем ясау белән мавыга, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясый. Мәсәлән, курчагына ясаган йортында бүлмәләр, идәнендә келәмнәр, җиһазлар, китап шкафы да бар. Алары да – кызның иҗат җимеше. Киләчәктә әниләре шөгылен дәвам итәчәкләренә шик юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев