Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!”
12 ноябрьдән Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең икенче этабы башланды.
-
Алдагы өч елга бюджет билгеләнә
Кайбыч муниципаль район Советының 26 нчы утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы план чорына бюджетын беренче укылышта расладылар. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова сүзләренә караганда, ул дефицитлы түгел, 2012 елгы бюджет белән чагыштырганда, балансланган.
-
Россия полициясе көне котлы булсын!
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч" полиция бүлекчәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлый. Тәбрикләүдә болай диелә:
-
Якташлык җәмгыятендә яңа җитәкче
6 ноябрьдә район Советының утырышлар залында "Кайбыч" якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы булды.
-
Президент киңәшмәсендә
Узган шимбәдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар, ведомстволар, районнар җитәкчелеге катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.
-
Сыйфатлысын сайла
Медиклар чаң суга: Татарстанда алкогольле эчемлекләр куллануга бәйле хәл киеренке, балалар һәм яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары да арткан.
-
Иске Тәрбиттә модульле пункт булачак
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү программасы кысаларында 28 сентябрьдә районыбызның Иске Тәрбит авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау эшләре башланды.
-
Авыллар яңа йортлары белән ямьле
Шәхси торак йортлар район үзәкләрендә генә түгел, ә авылларда да төзелергә тиеш. 22 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
-
Университет галимнәре тәҗрибә уртаклаша
Шушы көннәрдә район мәктәпләренең директорлары, укыту эше буенча директор урынбасарлары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре катнашында конференция узды.
-
Җылылык җибәрү – көн үзәгендә
15 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов социаль яктан мөһим булган объектларга җылы җибәрүне тизләтү бурычын куйды.
-
Тәртипкә кайчан өйрәнербез?
Район административ комиссиясенең 14 сентябрьдә узган чираттагы утырышында терлекләрен урамда, басуда караучысыз йөртүчеләр белән сөйләшү үткәрелде. Утырышны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.
-
Җирле идарә органнарының активлыгы таләп ителә
"Законнар чыгару инициативасы: теория һәм практика" дигән темага "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган семинар муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарының хокук өлкәсендәге эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән иде. Анда муниципаль районнарның Совет рәисе урынбасарлары, "ТЯГ" хәрәкәтенең территориаль бүлекчәләре Советлары рәисләре, "Бердәм Россия" депутат фракцияләре төркемнәре һәм "Татарстан - Яңа гасыр" депутат...
-
Тынычлык һәм иминлек – төп байлыгыбыз
Террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, социаль, милләтара һәм динара низагларны булдырмау, җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистик күренешләргә тискәре карашлы фикер формалаштыру максатында 2012 елның 3 сентябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы уздырыла.
-
Эшләре кирәкле һәм катлаулы
Район торак-коммуналь хуҗалыгы бу көннәрдә өй туен билгеләп үткән тату гаиләне хәтерләтә: яңа бинада җиһазлар урнаштыралар, элемтә көйлиләр. 5 июльдә искесенә өстәп төзелә башлаган бина бу атнаның дүшәмбесендә файдалануга тапшырылды.
-
Шигъри тәлгәшләр
Муллык чоры Көзләр була ике төрле: Берсе ел фасылы булып килә. Һәр ел саен кабатланып, Мул уңышлар алып килә. "Сентябрьдә син дә, мин дә бер", - дип, Борынгылар шуңа әйткән. Көз мәлендә туйлар колач җәя - Өстәлләрдә ризык сые арта. Икенчесен "гомер көзе" диләр, Килә ул гомернең ахырында. Кеше озын...