Җылылык җибәрү – көн үзәгендә
15 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов социаль яктан мөһим булган объектларга җылы җибәрүне тизләтү бурычын куйды.
- Миңа бу мәсьәлә буенча "Твиттер"да еш мөрәҗәгать итәләр, - диде ул. - Җылылыкны иң беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханәләргә, аннан соң инде фатирларга җибәрә башларга кирәк. Синоптиклар фаразы буенча тагын ике-өч көн җылы торачак, аннан соң салкыннар башлана.
Президент ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковка моны үз контроленә алуны йөкләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәй айларыннан ук һәр киңәшмәдә кышка әзерлекне тизләтү бурычын куя килде. Ул атна ахырына барлык объектларга да газ җибәрү таләбен куйды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтеп узганча, бу атнаның дүшәмбесендә Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына җылы җибәрелде. "Буинскгаз" производство участогы Шуширмә, Хуҗа Хәсән, Мәлкидәге балалар бакчалары, Зур Тәрбиттәге мәктәп-балалар бакчасы, Кече Кайбыч мәктәбе, Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йорты, Иске Тәрбит, Зур Урсак, Олы Кайбыч мәктәпләре, район үзәк сырхауханәсе, балалар сәнгать мәктәпләренә җылы җибәрергә рөхсәт бирде. Калган объектларда да эш озакка сузылмас, дип көтелә.
Киңәшмәдә "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында"гы 185 нче федераль законның Татарстанда үтәлеше, мәктәпләргә капиталь ремонт, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү,ремонтлау һәм модернизацияләү, су белән тәэмин итүче "Чиста су" объектлары төзү, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы эшчәнлеге хакында да сүз алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев