Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Алтын алка» ярышлары

Республикада мәктәп укучылары арасында "Алтын алка" призына хоккей буенча ярышлар дәвам итә.

Аның чираттагысы 24 гыйнварда Буа шәһәренең Боз сараенда үтте. Биредә Буа, Тәтеш, Яшел Үзән шә­һәрләре, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнарының 1999-2000 елгы яшь спортчылары командалары катнашты. Районыбыз данын яклап Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге укучылар командасы чыгыш ясады. Турнир барышында якташларыбыз Чүпрәле командасын 6:4 исәбенә отты, Яшел Үзән командасына 8:4 исәбе белән оттырды, 3-4 урын өчен көрәштә тәтешлеләрне 5:1 исәбенә отып, турнирда өченче урынны яулады. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей “Алтын алка”