Финал ярышында
Узган шимбәдә Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында ТР гомумбелем бирү учреждениеләре арасында мәктәп баскетбол лигасының "КЭС-баскет" төбәкара чемпионатының район этабы финал ярышлары үтте.
Ярышта зоналарда җиңү яулаган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Кызлар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы, өч ел рәттән җиңү яулап, күчмә кубокны бөтенләйгә мәктәп коллекциясенә алды. Федоровское мәктәбе командасы икенче, Зур Урсак командасы өченче урынга чыкты. Чүтилеләр дүртенче урын белән чикләнде. Малайлар арасында барган кискен көрәштә икенче ел рәттән федоровскоелылар җиңүгә иреште һәм күчмә кубокка лаек булды. Чүти мәктәбе командасы икенче, кайбычлылар өченче урынны яулады. Зур Урсак командасына дүртенче урын бирелде. Командаларга дипломнар, иң яхшы уенчыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче командалар Иде аръягы зонасы районнары командалары арасында үтәчәк зона ярышларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев