Кайбычлылар – финалда
Спорт

Кайбычлылар – финалда

Укучылар арасында хоккей буенча "Алтын алка" призына ярышлар дәвам итә.

22 гыйнварда Буа шәһәре базасында 2000-2001 елгы укучылар арасында барган зона ярышларында районыбыз данын яклап Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге командасы чыгыш ясады. Якташларыбыз Буа шәһәре командасына 7:0 исәбенә оттырса, апаслыларны 8:2 исәбенә җиңеп, "Алтын алка" призына барган ярышларда авыл хуҗалыгы районнары арасында финалга чыкты. Финал ярышлары февральдә Аксубай районында булачак. Спортчыларга уңышлар юлдаш булсын.


“Алтын алка”

Нет комментариев