Казан пьедесталенда – Кайбыч көрәшчеләре
1 декабрьдә Казан шәһәренең татар халкының мәшһүр улы - Шиһабетдин Мәрҗәни исемен йөрткән 2 нче гимназия спорт залында 1996-1998, 1999-2001 елгы егетләр арасында милли көрәш буенча традицион ачык турнир үткәрелде.
Әлеге турнирда Казан шәһәре һәм Питрәч районы көрәшчеләре белән беррәттән районыбызның яшь спортчылары да катнашты. Кайбыч районы җыелма командасы составында Мәлки, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Кошман, Мөрәле, Кече Мәме авыллары егетләре чыгыш ясады. Өметле көрәшчеләр районның башка авылларында да бар, ләкин аларның барысын да әлеге турнирга алып бару мөмкин булмады. Шунысы куаныч, турнир җиңүчеләре һәм призерлары арасында безнең алты якташыбыз да бар. Үз үлчәү авырлыкларында Кошманнан Шәфкать Фәйзуллин, Мәлкидән Антон Галкин, Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин чемпион булып калды. Шунысын да әйтергә кирәк, 55 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында, 1996-1998 елгы егетләр арасында пьедесталның барлык баскычларына безнең көрәшчеләр күтәрелде: беренче урынны Марсель Сәйфуллин яуласа, икенче-өченче урыннарны Мәлкидән Константин Лутцев белән Олы Кайбыч егете Булат Шакиров бүлеште. Безнең тагын бер көрәшчебез, Кече Кайбычтан Илнур Хикмәтуллин дүртенче урынга чыкты. Үз үлчәү категорияләрендә Кошманнан Нәфкать Фәйзуллин һәм Ренат Гатиятуллин, Кече Кайбычтан Данис Абдулхәеров һәм Мәлкидән Василий Воробьев дүртенче урынны яулады.
Турнирда Мөрәле авылыннан Булат Сибгатовның чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә, яшь булуына карамастан, 30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында (2001 елгы) техник яктан яхшы көрәш алымнары күрсәтеп, лаеклы рәвештә өченче урынны яулады. Призлы урыннарны яулаган барлык көрәшчеләр дә Мактау кәгазьләре, медальләр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Үзләренең уңышлы чыгышлары белән Кайбычның яшь көрәшчеләре Казан һәм Питрәчтән килгән яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмауларын күрсәттеләр. Оештыручылар һәм хөкемдарлар арасында спортның бу төре буенча спорт мастерлары, республиканың атказанган тренеры Николай Крылов һәм Кайбыч Сабан туйларында озак еллар бил алышкан Марсель Хәйдәров та бар иде. Алар да безнең спортчыларның турнирдагы чыгышларын югары бәяләделәр һәм алдагы ярышларда уңышлар теләделәр. Әлеге турнирдагы уңышлы чыгыш якташларыбызга үз көчләренә ныграк ышанып, республика күләмендәге ярышларда яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч булыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев