“Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән
2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында җиденче урында тора. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән. Бу 2012 елгыдан 18гә кимрәк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар 15 гыйнварда полиция бүлекчәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткән җыелышта яңгырады.