“Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән

2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында җиденче урында тора. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән. Бу 2012 елгыдан 18гә кимрәк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар 15 гыйнварда полиция бүлекчәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткән җыелышта яңгырады.
Полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗин чыгышыннан күренгәнчә, хокук сакчылары районда иминлекне тәэмин итү юнәлешендә зур эш башкара. Җинаятьләрне кайнар эздән ачу - иң төп бурычларының берсе. Чит кеше милкенә кул сузган кайбер кешеләрнең шәхесен ачыклый алмаулары турында да әйтеп уздылар. Ел дәвамында аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән. Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган 800 дән артык кеше тоткарланган. Полиция хезмәткәрләренең җәмәгатьчелек тәртибен саклауга керткән өлеше шушы санда да ачык чагыла. Әлеге җыелышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
- "Кайбыч" полициясе хезмәткәрләре үз аларына куелган бурычны намус белән үти. Мин сезнең эшчәнлектән канәгать,- диде ул. - Район җитәкчелеге хокук сакчыларына уңай шартлар тудыруга зур игьтибар бирә. Узган ел полициянең участок уполномоченныйларына полиция терәк пункты белән берләштерелгән ике йорт файдалануга тапшырылды. Хокук сакчыларына җинаятьләрне ачу белән беррәттән экстремизм, террорчылыкны кисәтү буенча да профилактик эш алып бару зарур. Бу - җәмгыятьне борчучы иң зур проблема.
"Апас" муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай бәя бирүе, һәряклап ярдәм итүе өчен район башлыгына рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы урынбасары Айрат Мусин, судья Илфар Баһавиев, район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров хокук сакчыларына теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Авыл җирлекләре башлыклары, халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дигән фикер кызыл җеп булып ятты.
- Кайбыч районы артык зур булмаса да, биредә дә эш җитәрлек. Гомуми нәтиҗәләргә кадрлар җитмәве йогынты ясый. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеген үзебезнең районга кире кайтарасы иде, - диде эчке эшләр хезмәте ветераны Ленар Закиров министрлык вәкиленә мөрәҗәгать итеп.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11700
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.24300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17900
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.28400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.91900
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43600
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44500
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51300
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.4400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.24300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13600
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11700
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.4400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика