Олы Кайбычта балалар рәхәтләнеп Бәрле елгасында су коена
Челлә. Кызуга чыдарлык түгел. Олы Кайбычта балалар һәм яшүсмерләр, әти-әниләре эштә чакта, рәхәтләнеп Бәрле елгасында су коена. Яшьләр, өлкәнрәкләр Ябалак авылындагы плотинага юл тота. Эсселектән качып, Гөбенә, Зөя елгаларында да коенырга була.