Челлә. Кызуга чыдарлык түгел. Олы Кайбычта балалар һәм яшүсмерләр, әти-әниләре эштә чакта, рәхәтләнеп Бәрле елгасында су коена. Яшьләр, өлкәнрәкләр Ябалак авылындагы плотинага юл тота. Эсселектән качып, Гөбенә, Зөя елгаларында да коенырга була.
Әмма су ваемсызлыкны яратмый, саклык таләп итә. Бездә дә сабак алырлык мисаллар бар. Узган ел Куш-Күл авылында ике сабыйның суда батып үлүе барыбызны да кара кайгыга салган иде. Бәрле елгасы аша салынган басма янында Рәфыйк абый Гыйрфановны очраттым. Оныгын су коенырга алып килгән. Йөзә белмәгән кечкенә балалар йөзү жилетлары кигән. Араларында олыраклары да бар. Өлкән класста укучы берничә малай су буена скутерда килгән. Кыскасы, Бәрле буенда иртәдән кичкә кадәр җанлылык.
.jpg)
- Без бүген ике тапкыр плотинада коенып кайттык инде. Хәзер монда килдек, - ди кызудан әлсерәгән малайлар.
Суда коену кагыйдәләре турында барысы да белә кебек. Әмма республикадагы статистика мәгълүматлары суда батып үлүчеләрнең көн саен диярлек күзәтелүе хакында сөйли. Шуңа да коенучылардан саклык, игътибарлылык таләп ителә.
- Кайбычта әлегә тотрыклылык күзәтелә. Бу бөтен коену сезонында да шулай дәвам итсен иде. Районда рөхсәт ителгән махсус су коену урыннары юк, ә буалар контрольгә алынды. Балаларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, - ди Федераль дәүләт янгыннарга каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәдәге 115 нче янгын сүндерү частенең сигезенче отряды начальнигы.
.jpg)
Нет комментариев