Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк
Авыл җирлекләрендә халыкны спортка тарту максатында спартакиада кысаларында спортның биш төре буенча ярышлар үткәрдек инде. Шунысын әйтергә кирәк, даими катнашучы командаларның һәм спортчыларның арта баруы районыбыз җитәкчелегенең яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге белән берлектә дөрес юлдан баруын күрсәтә.