Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сәламәт яшәү рәвешен сайлыйк

    Авыл җирлекләрендә халыкны спортка тарту максатында спартакиада кысаларында спортның биш төре буенча ярышлар үткәрдек инде. Шунысын әйтергә кирәк, даими катнашучы командаларның һәм спортчыларның арта баруы районыбыз җитәкчелегенең яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге белән берлектә дөрес юлдан баруын күрсәтә.

    Райондагы унҗиде авыл җирлеге арасыннан бары Надеждино авыл җирлегендә генә (башлыгы Надежда Жиренкова) төрле спорт чараларында катнашуны кирәксенмиләр. Аларның ярышларда бер тапкыр да катнашканы булмады. Сәбәпләре дә бардыр, әмма биредә төп сәбәп - авыл җирлеге җитәкчелегенең халык бе­лән эшләргә теләмәве, спортка, авыл җирлегенә кергән авыллардагы яшь­ләргә игътибар бирүне кирәксез эшкә санаулары дип аңларга була.

    Спартакиадада актив катнашучы авыл җирлекләрен дә әйтү урынлы булыр дип саныйм. Үткән биш ярышның өчесендә җиңү яулап, зур өстенлек белән алда баручы Мәлки авыл җирлеге (башлыгы Артем Козлов) лидерлыкны үз кулында нык тота. Икенче-өченче урыннарда Иске Тәрбит (Виталий Тимофеев), Хуҗа Хәсән (Светлана Матвеева) авыл җирлекләре. Спартакиада, спортның барлык төрләрен дә диярлек үз эченә алып, ел дәвамында барачак. Чираттагысы - 14 апрельдә район оешу көненә багышлап, милли көрәш буенча булачак. 24 апрельдә ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашында гер кү­тәрү һәм кул көрәштерү ярышлары үткәрү күздә тотыла. Җир кипкәч, футбол, волейбол буенча, гаиләләр арасында спорт ярышлары үткәрү планлаштырыла. Районыбызның барлык спорт сөючеләрен әлеге ярышларда актив катнашырга чакырабыз. Ярышларда катнашу, гомумән, кызыксындырган барлык сорауларыгыз белән 2-15-66, 89274078962 телефоннары аша район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлегенә мөрәҗә­гать итә аласыз. Вакытны файдалы, яшәү рәвешебезне күңелле итеп үткә­рү үзебездән торуын оныт­масак иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 10:42
      Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты 12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды. 
      106
      0
      0
    • 23 апрель 2018 - 15:52
      Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
      31
      0
      0
    • 23 апрель 2018 - 11:49
      «Йолдызлык» фестивалендә Кайбыч кызының иңенә тун салдылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» фестивалендә катнашучы барлык балаларны Татарстанның көчле командасы дип атады.
      333
      0
      0
    • 22 апрель 2018 - 09:22
      Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган ике автомобиль, бер трактор йөртүче тоткарланган Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.
      228
      0
      0
    • 21 апрель 2018 - 12:30
      Кайбыч районында әниләр имтихан тапшырды Укучы балалары булган әти-әниләргә мәктәп елларын онытырга бирмиләр хәзер.
      87
      0
      0
    • 21 апрель 2018 - 12:28
      51
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 20:38
      Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
      77
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 16:15
      Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары авыл халкына концерт куйды Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай белән Латыйфа әбинең онык-оныкчыклары. Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык хисләрен кадерләп саклауларына, нәсел җепләренең дәвамлы булуына рухлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга 130 Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде... Бүген әллә ничә буын түгел, ата-бабадан калган малны бүлеп, юк кына сылтаулар табып, бертуганнары, хәтта әти-әнисе белән дә сүзгә килеп, бер-берсеннән читләшеп яшәүчеләр булган бу заманда әлеге нәселнең дуслыгы башкаларга үрнәк итеп куярлык.Туган хакын хаклап яшәүче тырыш, сүзгә үткен, баскан җирдән ут чыгара торган нәсел бу. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та, концерттан соң чыгышында, аларга соклануын белдерде, нәсел җеп­ләренең дәвамлы булуын теләде.
      286
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 11:15
      Кайбычлылар, авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә Татарстанда, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында, агымдагы елның 15 апреленнән 14 маена кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Мондый төр чикләүләр юллар һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә.
      131
      0
      0
    • 19 апрель 2018 - 11:04
      Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева - хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе «ТАТМЕДИА» җәмгыятеннән бу юлы да шатлыклы хәбәр алдык: агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән республика бәйгесе җиңүчесе бездән! Ул – Олы Кайбычтан Гөлзада Миңгалиева. Узган елның икенче яртысына язылу буенча Федоровскоедан Гөлсөяр Урманова җиңгән иде.
      131
      0
      0
    • 18 апрель 2018 - 11:46
      Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
      59
      0
      0
    • 14 апрель 2018 - 07:51
      Олы Кайбыч мәктәбендә «Экологик буккросинг» акциясе старт алды "Буккроссинг" термины берничә ел элек кенә барлыкка килгән. Нәрсә соң ул? Буккросинг – гадәти булмаган, үзенчәлекле китапханә. Анда хезмәткәрләр юк, аларның вазифасын китап укучылар башкара. Буккроссинг «укыдыңмы, башкаларга да бир» дигән бик гади принциптан тора. Ягъни, укучы, үзе укыган китап­ларны, башка кеше дә танышсын өчен, төрле җирләрдә, мәсәлән, урам, метро яки кафеда калдыра. Күп кенә илләрдә моның белән мавыгучылар буккросинг­ның рәсми сайтын да булдыра.
      89
      0
      0
    • 14 апрель 2018 - 07:50
      Кайбычлылар, урамда йөрүче этләрдән куркасызмы? Болында, тыкрык, урамнарда өере белән этләр йөргәнен күбебезнең күргәне бар, әлбәттә. Андый чакларда күңелне курку хисе биләп ала, чөнки этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында ишетелеп тора. Аларны дүрт аяклы дусларыбыз дип атап йөртсәк тә, кайчак дошманыбызга да әйләнергә мөмкиннәр. Йортыбызны саклаучы тугры дусларыбыз белән теләсә кайда йөрүче сукбай этләр арасындагы аерма нидә соң? Өерләре белән йөрүчеләренең бик агрессив булулары билгеле, алар кешеләр, аеруча балалар өчен куркыныч тудыра. Тирә-юнебез, без яшәгән җирлек бу яктан тынычмы, хуҗасыз этләр булган очракта нинди чаралар күрелә? Бу мәкаләдә шул сорауларга җавап эзләргә булдык.
      115
      0
      0
    • 6 апрель 2015 - 08:24
      Кайбыч почтасы – республика күләмендә җиңү яулады
    • 15 ноябрь 2013 - 08:54
      Кайбыч энергетиклары аккошлар биюе биеделәр
    Ночной режим