Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“1945 елның 1 гыйнварында авылда бәйрәм булмады”,- ди сугыш ветераны

Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре бәйрәм көннәрдә үзләренә беркетелгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлый, аларның хәлләрен белешә, проблемаларын өйрәнә.

Журналист Луиза Сөнгатуллина һәм фотохәбәрче Рафис Якупов Кече Мәме авылында яшәүче сугыш ветераны Александр Ершовны район башлыгы һәм "Кайбыч таңнары" газетасының күпсанлы укучылары исеменнән Яңа ел белән котлап кайтты, күчтәнәч тапшырды.

- Сугышка 1943 елның августында 13 классташ малай бергә чыгып киттек.Авылыма 1945 елның 1 гыйнварында яраланып кайттым. Унөч яшьтәшнең икесенә генә - миңа һәм Василий Черновка гына исән-сау кайтырга язган Ходай. Яңа елның беренче көне булса да, авылда бәйрәм иткәннәрен хәтерләмим. Чоры андый түгел иде шул. Сугыш ветераннарына шулай кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Үзем бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим, улым белән киленем тәрбиясендә яшим. Сигез бала үстердем, 52 оныгым бар. Картлыгым бәхетле. Яңа ел- тынычлык елы булсын,- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “1945 елның 1 гыйнварында авылда бәйрәм булмады”, ди сугыш ветераны