Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычта “Халык инвентарьлаштыруы” акциясе дәвам итә

Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Макарова әйтеп узганча, акциянең максаты - авылларда яшәүчеләр ярдәме белән район үзәгендәге һәм авыллардагы хуҗасыз, буш яткан, тиешенчә файдаланылмаучы биналарны, җир участокларын, тиешле техник хәлдә булмаган корылмаларны, хуҗасы булып та, нәтиҗәле кулланылмаучы биналарны ачыклау.

Акциядә катнашучылар бу корылмаларны алга таба нинди максатта файдаланырга мөмкинлеге турындагы фикерләрен дә җиткерә ала. Мөрәҗәгатьләр җир һәм милек мө­нәсәбәтләре палатасында кабул ителә. Татарстанда "Халык инвентарьлаштыруы" акциясен уздыруда Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрә­нел­гән. Анда шушы акция нәтиҗәсендә 754 объект исемлеге төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Халык инвентарьлаштыруы” акциясе дәвам итә

2
X