Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычтагы элмә такталардагы хаталар аңлашылмаучанлык китереп чыгара

Олы Кайбыч авылы уртасындагы юллар кисешкән урынга куелган әлеге элмә тактага күбегезнең игътибар иткәне бардыр. Туры барсаң- Мәлки авылына килеп чыгасың, сулга китсәң- Ябалакка. Ә уңга борылсаң... Богайгамы? Юк шул, күпме генә эзләсәгез дә андый авылны таба алмассыз, чөнки бездә андый торак пункт бөтенләй юк.

Юллардагы элмә такталар юлчылар өчен тулы бер мәгълүмат чарасы. Үзеңә бөтенләй таныш булмаган ерак юлга чыксаң да анда язылган исем­нәргә карап, дөрес барганыңны чамалыйсың. Ләкин, кызганычка каршы, аларның язылышында кайчак хаталар да очрый шул. Бу мәсьәлә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевны да борчый. Нәкъ менә аның инициативасы һәм ярдәме белән без сезне барлык авыл җирлекләрендәге авылларның дөрес атамасы белән таныштырып барачакбыз.

- Гомер-гомергә административ бүленеш булган. Белешмә материалларга күз салсак, хәзерге бүленеш совет чорындагысыннан бик нык аерыла. Бездә кайбер исемнәрнең үзгәрүе тарихи вакыйгаларга: РСФСРның - Россия Федерациясенә, ТАССРның Татарстан Республикасына әйлә­­нү­е­нә һәм Кайбыч районының яңадан район статусы алуына бәйле. Хәтерегездә булса, Кайбыч Апас районыннан унөч авыл Советы белән ае­рылып чыкты. Соңыннан җирлегебездә үткә­релгән төрле үзгәрешләр нәти­җә­сендә хәзер бездә унҗиде авыл җирлеге исәп­ләнә. Алга таба алар­ның санын арттыру яки киметү урынсыз, бу безнең өчен иң кулай вариант. Торак пункт­лар­ның татар һәм рус телендәге исемнәре Татарстан Республикасының 2005 елның 7 декабрендә дө­нья күргән 116 нчы законы нигезендә расланган. Багай авыл җирлеге Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләренең исем­леген башлап җи­бә­рә. Яшел Үзән районы белән чик­тәш бу җирлек районның төньягына урнашкан һәм Багай, Кодыбирде, Арыслан, Салтыйган авылларын үз эченә ала. Элек Багайда да, Арысланда да чиркәү бул­ган. Чиркәве булган рус авыллары элек-элек­тән «село» дип йөр­тел­гән. Авыл исемнәре рус телендә дөрес язылган. Ә менә Олы Кайбычтагы элмә тактада Багайның Богай дип язылуы күп­ләрдә канәгатьсезлек уя­тадыр. Элмә тактаны урнаштырган юл­лар ида­рәсе үзвакытында моңа игътибар бир­мәгән, ягъни бу өлкәдә яхшырак хәбәр­дар булган оешма белән киңәшләшеп тормаган һәм хата киткән. Багай авылы - административ үзәк ул. Совет чорында Арыслан авыл Советы булган. Ул нигездә рус авылы. Ә Салтыйган авылы бездә милләтләр дуслыгының ачык чагылышы, анда руслар һәм татарлар гомер-гомергә дус-тату гомер кичерә. Халык телендә Колабирде (Кулабердино) дип йөртелүче авыл тарихта Кодыбирде буларак билгеле, законда да шулай теркәлгән. Гө­бенә елгасы буена урнашкан бу кечкенә авылның чын исеме шундый булуын күпләр белмидер дә әле. Монда хезмәт сөючән халык яши. Салтыйган авылының тагын бер тарихи исеме бар - "Ышнал башы". Әле­ге исем шушы авылга ерак булмаган урыннан агучы Шеланда (Ышнал) елгасына бәйле рәвештә килеп чыккан.

- Авылларның инде тарихта гына калган исем­нә­ре әле дә халык хәтерендә. Әйе, хәтер мәңгелек ул. Әмма авыл исемнәре рәсми документларда да, газета битләрендә дә законда күрсәтелгәнчә дөрес язылырга тиеш, - диде Рәмис Хәялиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы элмә такталардагы хаталар аңлашылмаучанлык китереп чыгара