Утыз алты ел буена "Агрохимсервис" җәмгыятендә шофер булып эшләүче Сергей Грузков 60 яшьлек юбилее көнне дә хезмәт вахтасында иде. Хезмәтне, тормышны яратучы юбиляр эшсез торуны күз алдына да китерә алмый. Әнә шушы эшсөярне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев, җәмгыять директоры Артур Гыйбадуллин, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс...
Районда юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә, 55, 60 яшьтән лаеклы ялга чыгучылар да күп. Матур тормыш юлы узсалар да, аларның барысына да район башлыгы исеменнән котлау барып ирешмәскә дә мөмкин. Әмма Кайбычның социаль-икътисади үсешенә гаять зур өлеш керткән, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән бер генә кешене дә, гади эшче, хезмәткәр, әллә җитәкчеме ул, игътибар үзәгеннән калдырмыйлар. «Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән юбилярларны котларга килгәч, кайберләре шундый зур игътибардан югалып та кала. Рәхмәт сүзләрен мең кат кабатлыйлар. Аларга бүләге дә ул кадәр мөһим түгел, иң кадерлесе - хөрмәт күрсәтүләре, искә алып килүләре. Район башлыгы тәкъдиме белән хезмәт кешеләрен шулай зурлыйбыз», диде Федоровскоега юбилярны котларга барганда Рәмис Хәялиев та. Сергей Грузков та әнә шундый хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Аңа район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләк тапшырылды.
Утыз алты ел эчендә аның ничә чакрым юл үткәнен, күпме йөк ташыганын әйтүе кыен. Ул һәр елны Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнары басуларына известь кертү белән шөгыльләнгән.
- Мин биредә эшләү дәверендә оешмабызда унга якын җитәкче алышынды, ә миңа дүрт кенә автомобиль алыштырырга туры килде. "ГАЗ-52" автомобилендә эшли башладым, аннан соң "МАЗ"га күчтем, . ике "КамАЗ" автомобиле йөрттем. Соңгысында ун ел эшлим инде, - диде Сергей Александрович хезмәт юлы белән таныштырып.
"Агрохимсервис" җәмгыяте директоры Артур Гыйбадуллинның биредә эшли башлавына әле күп түгел, биш кенә ай вакыт узган. Шулай булса да, коллективтагы һәр кеше турында үз фикере бар инде аның:
- Сергей Александрович техниканы биш бармагыдай яхшы белә. Хәзерге кыйммәтчелек заманында яңа техника сатып алу мөмкинлегебез чикле. Автомобильләргә, тракторларга запас частьләр шактый сатып алдык, ә Сергей Александровичның машинам ватылды дип кергәне юк әле, техникага сакчыл карый белә. Аның "КамАЗ"ы көн саен юлда. Вакыт белән исәпләшмичә эшли ул, хезмәт күрсәткечләре дә җәмгыятьнең уртача күрсәткеченнән югары.
Федоровское авылында колхозчы гаиләсендә туган Сергей яшьтән үк эшкә өйрәнеп үсә. 1975 елда мәктәпне тәмамлауга ук элеккеге "Память Ленина" колхозында тракторчы булып эшли башлаган егетне дүрт айдан соң армиягә алалар. Хәрби бурычын ике ел дәвамында уңышлы үтәп кайткан солдат туган авылына кайтуга, кабат тракторына утыра. Апас районындагы ДОСААФта автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерә. 1981 елның февраленнән "Сельхозхимия" берләшмәсенең Федоровскоедагы бүлекчәсендә шофер булып эшли башлый һәм бүгеге көнгә кадәр шунда хезмәт куя. Шушы еллар эчендә тырыш, намуслы хезмәте өчен бүләкләргә дә лаек булган, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе дә бар.
Тормыш иптәше Валентина Петровна белән икесе дә бер үк коллективта озак еллар эшлиләр. Валентина Петровна 1980 елдан бирле инде җәмгыятьнең баш бухгалтеры. Аларның гаилә учагы 1980 елда кабынган. Тату гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта уллары Евгений Казан шәһәрендә, кызлары Ирина Волжск шәһәрендә яши.
- Тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр юлдаш булды. Җитәкчеләр дә хезмәтемне бәяләп килделәр, рәхмәт аларга. Юбилеем белән котлап район башлыгы исеменнән Мактау кәгазе тапшыруларын, башкарган хезмәтемә югары бәя дип кабул итәм, - диде юбиляр.
Нет комментариев