Иң мөһиме – демография
"Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы беренчел бүлекчәләренә бу елга нинди бурычлар йөкләнә соң? Хәзерге вакытта һәрбер бүлекчәдә узучы гомуми җыелышларда сүз шул хакта бара.
Муниципаль район Советы, башкарма комитет, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Пенсия фонды идарәсе, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, статистика, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләрен үз эченә алган дүртенче бүлекчә райондагы иң эре бүлекчәләрнең берсе. Ул 83 бердәмроссиялене үз эченә ала. Партия әгъзаларының санын арттырырга мөмкинлекләре бар әле. Шуңа да быел сафларын тагын да тулыландыру өстендә дә эш алып барачаклар. Дүртенчел бүлекчә секретаре Дания Бәдертдинова чыгышыннан күренгәнчә, бу елда эшчәнлекләрен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка еллык юлламасында билгеләнгән төп тезислар яктылыгында алып барачаклар.
- Юлламада демография мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да һәр планерка саен бездә туу күрсәткеченең үлем күрсәткеченә караганда түбәнрәк булуына борчылуын белдерә. Хәлне яхшырту өчен юлларда иминлекне тәэмин итәргә, эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания кебек күренешләргә киртә куярга, яшьләрне спортка тартырга, демографик үсеш буенча үз программабызны булдырырга, торак төзелеше, халыкны эш белән тәэмин итү өстендә эшләргә кирәк.
Еллык юлламада җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезен тәшкил итүче шәфкатьлелек, бер-береңә юл кую, хөрмәт, толерантлык, патриотизм кебек төшенчәләргә зур урын бирелүе юкка гына түгел. Ә иң кадерлесе - милләтләр дуслыгы. Милләтчелек һәм шовинизм күренешләре - Россия өчен куркыныч. Җыелышта юлламаның барлык юнәлешләре буенча да эшлекле сөйләшү булды, 2013 елга эш планы расланды. Быел Татарстанда игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында агачлар утырту өмәләрендә актив катнашу идеясе белән дә чыктылар.
Территориаль үсеш бүлеге начальнигы Ольга Макарова авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч Анна Гыйләҗева партиянең "Базарларда тәртип" дигән проекты белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев