Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч электр челтәрендә гаилә династияләре эшли

Һәрбер хезмәт коллективының башкалардан аерылып торган үзенчәлеге була. Район электр челтәре коллективында, мәсәлән, энергетикларның алты династиясе һәм ике гаилә пары эшли.

Коллективта 40 хезмәткәр булса, аларның 15е алда әйтелгән категория­ләргә карый. Иң зур стаж – Олы Подберезьеда яшәүче Чекмаревлар гаиләсендә. Энергетиклар династиясенә нигез салган Анатолий Михайлович Подберезье подстанциясендә беренче дежурный була. Ул, предприятие ачылган көннән алып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр эшли. Хезмәт стажы 38 ел. Улы Юрий әле бала чагында ук аның янына эшкә йөгерә, дежурга каласы килә. Малай әтисе белән горурлана, аңа нинди җавап­лылык йөкләнгәнен яхшы аңлый. Чөнки дежурда булган кеше эш урынын бер генә минутка да калдырып китә алмый. Һава торышы начар булганда бигрәк тә. Линиядә авария килеп чыкса, тиз арада бригаданы җыеп, аны бетерергә кирәк була. Юрий Чекмаревның һөнәр сайлавына нәрсә йогынты ясаган соң? 
– Авылдан китү турында уйлап та караганым булмады, – диде Юрий. – Ул чагында эш юк, мәктәп һәм подстанциянең икесенең берсен сайларга кирәк иде. Мин икенчесен сайладым һәм беркайчан да үкенмәдем. Ульяновск шәһәрендәге электромеханика көллиятен тәмамлаганнан соң, 1997 елдан авылыбыздагы подстанциядә электрик булып эшли башладым. Төп укытучым әтием булды. Белемнәрне үзем үзләштерсәм, сайлаган һөнәремнең нечкәлекләренә аннан өйрәндем. Соңрак Федоровскоедагы подстанциягә дежурный итеп күчерделәр, Кайбычта диспетчер булдым. 2010 елдан бирле оператив-диспетчерлык төркеменең әйдәүче инженеры булып эшлим. Вазифам персонал белән эшләүдән, аларны укытудан, районның торак пунктларын электр белән өзлексез тәэмин итүче җайланмалар белән эш итәргә әзерләүдән гыйбарәт. Шушы еллар эчендә 20ләп белгеч әзерләдем, читтән торып энергетика университетын тәмамладым. 
Ата белән улның гомуми хезмәт стажы – 59 ел, бу әлегә үтелгән юлның яртысы гына. Юрийның кызы Дарья, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, бабасы һәм әтисе юлыннан киткән. Ул — энергетика университеты студенты. Аны тәмамлагач, энергетик булыр дип ышанабыз. Чекмаревлар нәселенең иң яшь буыны, җиде яшьлек Матвей да (фотода) хәзердән үк энергетиклар каскасын киеп карарга ярата. 

– Изоляцияне тикшерәм, фазаны эзлим, – ди беренче класс укучысы. 
Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын ул әлегә әйтә алмый. Ләкин бабасы һәм әтисеннән әкренләп энергетика серләренә төшенүе күренеп тора. 
– Нәрсә турында хыялланасыз? – дип сорыйм Юрийдан. 
– Йорт салдым, бакча үстерәм, кызым һәм ике улым бар, – дип тезеп китте ул. – Тормышымнан канәгать, балалар үстереп, онык­лар сөяргә язсын, бәлки алар да энергетиклар булыр әле. 
Автомат күтәрү җайланмасы машинисты Хәйдәр Баһавиев, диспетчер Александр Кальчевларның уллары да әтиләре белән бергә район электр челтәрендә эшли. Баһавиевлар династия­сенең гомуми хезмәт стажы – 34, Кальчевларныкы 40 ел. Наил Ильмухин да тормыш иптәше һәм улы белән бергә эшли. Николаевларның хезмәт династиясенә нигез салучы Юрий Михайлович бүгенге көндә мәрхүм инде, коллективта аның ике улы Михаил белән Александр хезмәт куя. Уналты ел дәвамында начальник булып эшләп лаеклы ялга чыккан Марат Ясәвиевның улы Тәлгать тә монда эшли. Хәзерге җитәкче Равил Вишняков һәм аның тормыш иптәше, өлкән контролер Нина Михайловна да – энергетиклар. Аларның әлеге тармактагы гомуми хезмәт стажы – 38 ел. 
Гатауллиннар гаиләсе белән дә аралаштым, алар исәбендә икесенә бергә 31 ел. Мансур – электр монтеры, Әлфиназ – ремонт буенча инженер. Аларның өч кызлары бар. Олысы Алинә, әнисе кебек, энергетика буенча югары белем алган. Ул авиация заводында эшли, алган белеме тормышта кирәк булган. 
– Эшебез бик ошый, – ди Гатауллиннар. – Икебез бер коллективта эшләгәнгәдер инде, бер-беребезне тагын да яхшырак аңлыйбыз. 
– Тормыш иптәшем алтын куллы кеше. Ул электр эшен генә түгел, барысын да булдыра. Йорт салганда да күп эшне бергәләп башкардык, – диде Әлфиназ. – Февральдә көмеш туебызны билгеләп үттек. 
Язмам геройларының барысы да, бер коллективта, бергә эшләгәч, тормышка  карашлар да уртак була дип уйлый. Ә балалар, әти-әниләре  һөнәренең никадәр җавап­лы икәнлеген аңлап кына калмыйча, аның җәмгыятьтә мөһим роль уйнавын белеп үсә. Алар барысы да һөнәрләре белән горурлана, эш урыннарының кадерен белә. 
Һәрбер хезмәт династия­сенең һәм биредә эшләүче гаиләләрнең тарихы – район электр челтәре тарихының бер өлеше ул. Үз эшләренә бирелгән бу кешеләрне чын мәгънәсендә предприятиенең алтын фонды дип атарга мөмкин. 
– Хезмәт династияләре – безнең горурлыгыбыз, –ди Равил Вишняков. – Алар тәҗрибә туплаган, җавап­лы һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә битараф булмаучылар, беркайчан да фамилияләренә һәм предприятие дәрәҗәсенә тап төшермәячәкләр. Мәсәлән, Хәйдәр Баһавиевка Россия Федерациясе энергетика министрының Рәхмәте белдерелде, ә Александр Кальчев ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Динар Баһавиевның да бүләкләре аз түгел. Юрий Чекмаревның исеме челтәрле кампаниянең Хезмәт даны китабына кертелгән. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була әле. Хезмәтебез һөнәри белем таләп итә. Шуңа күрә даими рәвештә квалификация­не үстерү курсларын үтәбез. Хәзерге вакытта дүрт хезмәткәр читтән торып белем ала. Тармак ветераннарын да онытмыйбыз. Челтәрле кампания тормышында актив катнашабыз. Укучылар белән очрашып, һөнәр сайлау юнәлешендә эш алып барабыз. Тормыш алдыбызга әледән-әле яңа таләпләр куя, аларны үтәп, өйләрдә яктылык һәм җылылык булсын өчен тырышабыз. 
Әлеге миссияне ихлас күңелле оптимистлар гына башкара ала. Кайбыч энергетиклары да әнә шундыйлардан. Алар белән аралашкач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев