Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районының өч авыл җирлегендә дә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар оешкан төстә узды

Узган якшәмбедә, Бердәм тавыш бирү көнендә, безнең районда җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узды.

Кайбычта җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар өч сайлау участогының дүрт округында – Иске Тәрбит, Чүти, Ябалак бермандатлы округ­ларында узды. 
– Бермандатлы сайлау округларының барысында да сайлаулар узган дип танылды. Сайлау участок­лары иртәнге сәгать җидедән кичке сигезгә кадәр эшләде. Өстәмә сайлаулар тыныч, оешкан төстә, закон  таләпләренә туры китереп үткәрелде, – диде Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин. –Сайлауларда район буенча 93,80 процент, шул исәптән, Кече Кайбычта – 95,95 , Чүтидә – 94,51, Иске Тәрбиттә 89,01 процент сайлаучы катнашты. 
Әле сайлауларга кадәр үк район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән планеркаларның берсендә депутатлар сайлауның мөһимлеген аңлап, аңа җаваплы карарга, лаеклы кандидатларга тавыш бирергә кирәклеген әйтте һәм моны халыкка җиткерергә кушты. Чөнки күп нәрсә авыл җирлеге депутатына бәйле. Безнең районда нәтиҗәле эшләүчеләр җитәрлек. 
– Актив депутатлар һәр авылда да бар. Кайберләре безгә проблемалы сораулар белән мөрәҗәгать итә, үзләре үк аларны хәл итәргә дә керешә. Кече Колаңгыда Андрей Абросимов, Олы Тәрбиттә Василий Уткин, Иске Чәчкабта Радик Миннуллин аерым игътибарга лаек депутатлар. Алар сүзләрен җиргә очырмый, инициативалы булулары, конкрет эшләр башкарулары белән аерылып тора. Барлык депутатлар да моңа омтылырга тиеш, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. 
Кече Кайбычтан күпләрнең хөрмәтен яулаган депутат  Фәрит Зиннуров белән газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Әлеге авылдагы дүрт  сайлау округының икесендә өстәмә сайлаулар булды. 1612нче Кече Кайбыч сайлау участогы рәисе Тәслимә Әбделхәерова әйтүенчә, иртәнге сәгать cигезгә биредә 173 сайлаучының 38е тавыш биргән. Кояшлы матур ял көнендә иртәдән үк бәрәңге алуларына карамастан, халык активлык күрсәтә. 
Буш мандатларга «Дубрава» агрофирмасының Ябалак филиалы управляющие Раил Галиев һәм район мәдәният йорты хезмәткәре Рафаэль Нигъмәтуллин кандидатурасы тәкъдим ителгән. Аларның икесе дә депутат итеп сайланган.
– Депутатларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Авыл халкының ышанычын акларлар дип ышанабыз, – диде сайлау участогына иң беренче булып килгән өлкән яшьтәге Гөлфирә Әхмәтҗанова. –Авылыбыз соңгы елларда, әйтерсең лә, яшәреп китте. Барлык урамнарга да юл салынды, су кертелде, мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы матур гына эшләп килә. Депутатларыбыз ярдәмендә тормышыбыз тагын да яхшырсын иде.
Башка авыл җирлекләре сайлаучылары да шундый теләктә. Иске Тәрбиттә мәктәп директоры Артур Акрымовка, Чүтидә авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановка ышаныч белдергәннәр. Депутатлар авыл үсешенә зур өлеш кертә. Алар җитәкчелек белән халыкны бәйләүче күпер. Авыл халкының өметләре аклансын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев