Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычның яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Брест крепосте турында яза

Брест крепосте, Брест шәһәре халкы сугышның беренче көннәрендәге оборона тотучыларның легендар батырлыгы белән хаклы рәвештә горурлана. Алар шәһәрне азат иткән солдатларның үз-үзләрен аямыйча сугышуын да яхшы хәтерлиләр.

Брест крепосте өч ел дәвамында немецлар тарафыннан көчле ныгытылган районга әйләнә. Шуңа күрә крепость горнизоны, безнең гаскәрләр якын ки-леп җиткәч тә, шәһәрдән чигенү турында уйламый да. Легендар татар улы генерал-лейтенант Якуб Чанышев командалык иткән 96 нчы Кызыл Байрак-лы корпус Брест шәһәрен камап алуда төп рольне уйный. Беренче һәм 38 нче гвардия дивизияләре тимер юлны, шулай ук Брест-Варшава шоссе юлын кулга төшергәннән соң, " Катюша" залплары һаваны тетерәтә. Аларның уты дошман солдатлары һәм офицерлары арасында паника тудыра. 
Брест өчен барган сугышларда 96 нчы корпус солдатлары һәм командир-лары гаять зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Брест операциясендә корпус дошманның биш дивизиясен һәм башка төрле частьләрен тар-мар итә. Корпус сугышчылары егерме меңгә якын фашистны юк итә, ике мең кешене әсирлеккә ала. Дошманның 1100 автомашинасы, 20 тягачы,115 пулеметы,388 орудиесе, 30 танкы һәм башка бик күп сугыш техникасы сафтан чыгарыла, 580 машина,15 паровоз,100 вагон, 800дән артык ат, меңнәрчә винтовка, пу-лемет безнең кулга төшә. 1944 елның 28 июлендә Брест крепостен азат итүчеләр хөрмәтенә Мәскәүдә егерме артиллерия залпы белән салют бирелә. Югары Башкомандующий приказы белән 96 нчы корпуска "Брест" исеме бирелә, рәхмәт белдерелә. Йөзләрчә сугышчы һәм офицер орденнар белән бүләкләнә,корпус командиры Якуб Чанышевка беренче дәрәҗәдәге Кутузов ордены тапшырыла. 
СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1965 елның 8 маенда Брест крепостенә "Крепость-Герой" дигән почетлы исем бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев