Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды

Яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Әлеге хәйрия акциясе турында Кайбычта да яхшы беләләр һәм аны ел саен көтеп алалар. Чөнки дистәләрчә гаиләгә, аларда тәрбияләнүче балаларга шатлык бүләк итүче, дөньяда изгелекнең тантана итүен раслаучы бик матур чара ул. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән узучы акция озын гомерле булсын иде. Анда төп игътибар күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, туганнарының җылы канаты астында үсүче балаларга, физик мөмкинлекләре чикле булучыларга бирелә. Акция үткәрелә башлаган 12 ел эчендә бездә ике меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән.

«Кайбыч» ярымябык боз мәйданында узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең быелгысы да укучылар, әти-әниләре күңелендә истә калырлык итеп үткәрелде. Анда районыбызның барлык авыл җирлекләреннән дә 250дән артык бала чакырылган иде. Укучыларның шатлыгын уртак¬лашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь дусларына иң җылы теләкләрен җиткерде.
– Чыннан да, бүген монда җыелган балалар өчен иң шатлыклы көн. Чөнки, өскә матур яңа күлмәк киеп, мәктәпкә барган беренче көн һәр кешенең күңелендә озак саклана торган вакыйга ул. Шуңа да әлеге тантанага быел беренче класска керәчәк 121 баланың барысын да чакырдык, аларга бүләккә мәктәп сумкалары һәм уку-язу әсбаплары әзерләдек. Тагын 130 укучыга мәктәп яки спорт формалары бүләк итәбез. Барыгызга да фәннәрне тырышып үзләштерүегезне, актив булуыгыз¬ны телим. Кайбыч укучыларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән хезмәт коллективларына, спонсорларга тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде Альберт Илгизәрович.
  Кайбычта узучы мондый чараларга әледән-әле килүче Казан дәүләт федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та укучыларга укуда һәм спортта зур уңышлар теләде. Безнең күптәнге дустыбыз – ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» хәйрия фонды президенты Нурания Сәйфетдинова да, Кайбычта шундый чара булуы турында ишетүгә, безгә килеп җиткән. Әлбәттә инде, күчтәнәчләр белән.
Спорт формалары алучылар арасында Федоровское мәктәбе укучылары Никита Алексеев белән Григорий Вавилов та бар иде. Аларның икесе дә тренер Юрий Григорьев кул астында бадминтон белән шөгыльләнә, рес-публика, Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда күп тапкыр¬лар җиңү яулаганнар, Татарстан җыелма командасы әгъзалары да. Алар кебек спортчыларның җиңү арты җиңү яулавы бер дә гаҗәп түгел, чөнки бездә спортка тартылу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова хәбәр иткәнчә, бәйрәм барышында укучыларга яктылыкны кире кайтару элементлары да бирелгән, киемгә, сумкага тагылган ул элементлар балалар иминлеге өчен кирәк.
Тантананы алып баручы Гөлинә Габдрахманова белән Эмиль Шәйхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, райондагы күпбалалы 197 гаиләдә 631 бала үсә. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин тормыш иптәше Гүзәл белән алты бала үстерә, өчесе мәктәп яшендә. Әлеге үрнәк гаиләгә дә Альберт Рәхмәтуллин бүләк тапшырды.
Бәйрәмгә Кошманнан Ания Гарифуллина белән Яшнара Әхмәдуллина да килгән иде. Икесе дә күпбалалы аналар.
– Әлеге акцияне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде алар. – Балалар да, үзебез дә шатлыклы хисләр кичерәбез. Чыннан да, бу безнең өчен зур ярдәм.
Район электр элемтәсе узелы начальнигы Игорь Канашов бүләк иткән мәктәп сумкалары да укучыларга шушы бәйрәмне искәртеп торачак әле.
Бәйрәм җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев