Кайбыч кибетләрендә срогы чыккан товар бар
Кайбыч халкын тәгаен ике төркемгә бүлеп куеп була дип уйлыйм: сатучы һәм сатып алучылар. Мин үзем сатып алучылар сафында. Һәр хуҗабикә өчен, кибеткә йөрү - изге эш инде ул, анысын яшермибез. Танышыңны да күрәсең кибеттә, кирәк-яракны да аласың, берәр "свежий" хәбәр дә ияртеп кайтасың әле. Аллага шөкер, Кайбычта кибетләр гөрләп...
Кайбыч халкын тәгаен ике төркемгә бүлеп куеп була дип уйлыйм: сатучы һәм сатып алучылар. Мин үзем сатып алучылар сафында.
Һәр хуҗабикә өчен, кибеткә йөрү - изге эш инде ул, анысын яшермибез. Танышыңны да күрәсең кибеттә, кирәк-яракны да аласың, берәр "свежий" хәбәр дә ияртеп кайтасың әле. Аллага шөкер, Кайбычта кибетләр гөрләп эшләп, халык йөреп тора. Шагыйрьчә әйтсәк, кемдер алдый, кемдер алдана...
Алдана!? Һай, алданасы килми шул менә! Һәр кибеттә белгән кеше, таныш сатучы эшли, шуңа авыл кибетләрендә алдануга бер дә ышанасы килми. Нидер сатып аласы булса, таныш кеше киштәсен сайларга тырышабыз, ич. Мин дә шулай уйлый идем. Кышкы бер салкын көндә, балалар өчен сатылучы сөт ризыклары тезелеп киткән кибет киштәсенә килеп төртелгәнче... Ашыгып-ашыгып балага сөт ризыклары сайлыйм. Берсен, икенчесен алып кулыма өя барам. Шулчак, иң өскә туры килгән сөт тартмасына күзем төште: балама аласы ризыкның ике тәүлек элек инде срогы чыккан! Һәм ул кибет киштәсендә тезелеп тора! Ярый, ниндидер бер очраклылык белән мин күреп алдым. Ә ашыккан әниләр күпме! Күрми калырга да мөмкин бит. Сатучыларны кисәтеп, бу кибеттән чыгып киттем. Ә күңел тырналып калды... Шул ук көнне кич һава суларга чыккач, юри генә тагы шул ук кибеткә күз салдым: сөт тартмалары шул килеш тезелеп тора иде әле... Югыйсә, сатучыларга кибеттә срогы чыккан ризык торуын кисәткән идем.
Менә шул көннән башлап, кергән һәр кибеттә аласы әйберемнең кайчан эшләнгәнен, кайчан срогы чыгасын карап йөрергә ияләштем. (Мин моны башка сатып алучыларга да киңәш итәр идем!)
...Халык шактый күп йөри торган бер кибеткә керәм. Куеландырылган татлы сөт (безнеңчә, "сгущенка" була инде) кирәк. Ябыштырылган кәгазеннән даталарны эзләп табам һәм товарны кире урынына куям. Апрельдә үк срогы чыккан "сгущенка" өчен акча түлисем килми, чөнки.
Икенче бер кибеттә туңдырылган әйберләр саклана торган лардан ашарга яраклы вакыты узган пилмәннәр килеп чыга. Күрше кибеттә сөт ризыклары искергән...
Ә монысын бөтенләй көтмәгән идем. Өйгә кайтышлый, үзебездән ерак булмаган бер кибеттән ипи алып чыктык. Аш алдыннан ипине пакетыннан салдырсак, ипи күгелҗем зәңгәр күгәрек белән капланган. Соң, ипинең срогын тикшереп алырга кемнең башына килсен инде, йә! Ә мөлаем кибетче апа, сигез көн элек пешерелгән ипине сатып җибәрергә уңайсызланмаган, менә!
Болай барысын бергә җыеп язгач, кибетләрдә гел начар товар гына саталар кебек тоелырга мөмкин. Юк, һич алай дип әйтәсем килми минем. Кайбычта товар төрлелеге искиткеч бай. Җаның теләгәнне сайлап ал! Сәүдәгәрләр дә бик тырышып эшли. Куллану вакыты чыккан товарларны да сатмаслар иде, мөгаен, күреп кенә өлгермиләрдер. Шуңа, бу язмада да, максатыбыз - кибетләр эшчәнлеген тәнкыйтьләү түгел, ә игътибарлырак булу өчен сатып алучыларны кисәтү.
Кулланучы хокукларында "Сатылу вакыты чыккан очракта, сатып алучының товарны кире кайтару хокукы бар. Бу очракта товар бәясе тулысы белән кайтарылырга тиеш", дигән юллар бар. Белеп торыйк!
Алдамыйк һәм алданмыйк, райондашлар!
Сатып алганда алдау, хокук бозу очракларын сизсәгез, түбәндәге номерга шалтырата аласыз.
ТР буенча иминлекне һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге күзәтү Федераль хезмәте идарәсе телефоны: 8(843) 236-94-11
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев