Кайбыч районында «комендант сәгате» үтәләме?
"Яшүсмер - 2015" операциясе кысаларында, профилактика органнары вәкилләре катнашында кичке рейд үткәрелде. Аның максаты - балигъ булмаганнарның күзәтүсез калуларын кисәтү, тәртип бозуларын булдырмау һәм хокукларын яклау. Рейд дүрт авыл җирлегендәге авылларда үтте. Балаларның иминлеген кайгыртучылар 11 гаиләдә булды, аларда 27 бала тәрбияләнә. Аеруча "комендант сәгате"нең үтәлешенә игътибар бирелде, ягъни үсмерләрнең...
"Яшүсмер - 2015" операциясе кысаларында, профилактика органнары вәкилләре катнашында кичке рейд үткәрелде. Аның максаты - балигъ булмаганнарның күзәтүсез калуларын кисәтү, тәртип бозуларын булдырмау һәм хокукларын яклау.
Рейд дүрт авыл җирлегендәге авылларда үтте. Балаларның иминлеген кайгыртучылар 11 гаиләдә булды, аларда 27 бала тәрбияләнә. Аеруча "комендант сәгате"нең үтәлешенә игътибар бирелде, ягъни үсмерләрнең җәйге чорда, кичке сәгать унбердән соң урамда йөрүе тикшерелде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, үсмерләргә төнлә йөрүне тыючы законның асылы аларның хокук тәртибе бозуларына юл куймау гына түгел, ә бәлки үсмерләрнең үзләренә карата җинаять кылуларны булдырмауда да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев