Киләсе елдан ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән карары шул хакта. Ул 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә керә.
Без барыбыз да күнеккән кәгазь бланкларга хәзер урын калмый. Моңа кадәр ветеринарлар продукцияне, чималны тикшергәннән соң, мәгълүматларны кәгазьгә генә язып бирде. Ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Автоматлаштырылган система ветеринария өчен бердәм мәгълүмат базасын булдыру, биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру максатларында дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрне электрон сертификацияләү, Россия Федерациясе территориясе буйлап аларның йөрешен тикшереп тору өчен билгеләнә. Системаны гамәлгә кертүнең максаты - ветеринария документларын рәсмиләштерү вакытын кыскарту, кәгазь бланкларны электрон версиягә алыштыру исәбенә хезмәт күрсәтү, финанс чыгымнарын киметү, мәгълүмат кертү өчен әзер формалар булу, шулай ук кулланучы тарафыннан кертелә торган белешмәләрне тикшерү ярдәмендә кеше җибәрә торган ялгышларны киметү, продукцияне тикшерү өчен сайлап алынган пробалар турында мәгълүмат туплау һәм аны саклау. Электрон ветеринария документлары бу эшкә өйрәтелгән ветеринария табиблары тарафыннан ветеринария берләшмәләрендә, участок ветеринария пунктларында тутырыла.
Электрон документлар таләп ителүче продукция төре дә артты. Күпләп яки ваклап сатучы базаларга гына түгел, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләргә китерелүче продукциянең дә электрон ветеринар документлары булырга тиеш. Терлекчелек продукциясе җитештерү, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүче юридик затлар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар 2017 елның 1 октябреннән «ВетИс» һәм «Меркурий» да теркәлү узарга тиеш. Моның өчен район ветеринария берләшмәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда хуҗалык итүче субъектларны алып бару буенча билгеләнгән администраторлар сезгә логин һәм пароль алырга ярдәм итә. Тулырак мәгълүматны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең рәсми сайтындагы «Меркурий» бүлегеннән һәм РФ Россельхознадзор сайтыннан (http://www.vetrf.ru/vetrf/presentations/) алырга була.
Нет комментариев