Ватан Геройлары көне алдыннан редакциягә Хәрби-Диңгез пехотасында хезмәт иткән төз гәүдәле егет килеп керде. Турминский авылында туып-үскән Евгений Иванов булып чыкты ул. Ерак Көнчыгышның Владивосток шәһәрендә, Тын океан Хәрби-Диңгез флотының диңгез пехотасында атучы, гранатометчы ярдәмчесе булып хезмәт иткән егет армия срогын намус белән үтәгән. Ул кайткан өченче көнне үк энесе...
- Армия мәктәбен үтүем белән горурланам. Дөньяга карашым үзгәреп кайтты аннан, ихтыяр көчем ныгыды. «Без табабыз якташларны, кая гына барсак та», - диләрме әле? Владивостокта Байморзадан Андрей Лазарев һәм авылдашым Федор Ничтов белән бергә хезмәт иттек.Төрле частьләрдә булсак та, еш күрешә идек. Бер-беребезгә ныклы терәк булдык, - диде ул. -Армиядә хәрби өйрәнүләр, полигонда автоматтан, гранатометтан атулар истә калды. Ныклы физик әзерлек алдык без анда. Иң истә калганы "Ослябя" хәрби кораблендә Петропавловск- Камчатский шәһәренә сәяхәтебез булды. Анда без бер ай дәвамында корабльдә яшәдек. Россия Армиясенең шундый куәтле булуын күреп, Ватаның өчен горурлык хисләре кичерәсең. Олы Подберезьеда укыганда да тормыш иминлеге нигезләре дәресендә укытучыбыз Валерий Савинов безне Ватанның патриотлары булырга әзерләде. Хәрби әзерлек буенча мәктәптә алган белемнәрнең армиядә дә кирәге чыкты. Моның өчен укытучыбызга рәхмәтлемен.
Евгений белән хезмәт иткән Андрей райондагы алдынгы комбайнчыларның берсе булган Альберт Лазаревның улы. Армиягә кадәр әтисе белән бергә районыбыз кырларын комбайнда иңләгән егет ул.
Матрос Евгений Иванов хәрби хезмәт вакытында үзен тырыш, намуслы итеп, хәрби техниканы кызыксынып өйрәнүче буларак таныткан. Моны часть командиры, полковник В. Шипицин имзасы куелган Мактау кәгазе белән бүләкләнүе дә раслый.
Турминскийда Татьяна һәм Альберт Ивановларның җиде балалы гаиләсендә үскән ул. Авыл клубында эшләүче әнисе Татьяна "Ана даны" медален горур йөртә. Әтисе Альберт төзелештә эшли.
Нет комментариев