Кайбычта этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГАИС) аша теркәү буенча видеокиңәшмә узды
Әле шушы көннәрдә генә хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшү өчен этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГАИС) аша теркәү буенча видеокиңәшмә узды. Анда Кайбыч районында спиртлы эчемлекләр сатучы барлык сәүдә нокталарының да җитәкчеләре чакырылган иде.
ЕГАИС - легаль булмаган аракыны ачыклый торган махсус система ул. Үзегез беләсез, ялган аракы кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала, гомерләрне өзә. Шәһәр һәмавылларда ваклап сату оешмалары алкоголь продукциясе сатып алу турындагы мәгълүматны ЕГАИСка 2016 елның 1 гыйнварыннан кертә башларга тиеш. 1 гыйнвардан алкоголь продукциясе сатучы барлык сәүдә предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр бөтен сатып алынган хәмерне шушы системада терки. Җитештерүчеләрдән алынган товар-транспорт накладнойлары да әлеге системада теркәлә. Кибет хезмәткәрләре учет программасында сатып алу фактын раслый, аннан соң мәгълүмат "Транспорт модуле" ярдәмендә ЕГАИС системасына җибәрелә. Әлеге система ничек эшли соң? Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Анна Гыйләҗева әйтеп узганча, касса аппаратларына махсус техника ялгана. Ул алкоголь продукциясендәге кодны укый, нәтиҗәдә махсус программа әлеге товарның алкоголь икәнлеген таный һәм штрих-кодтагы мәгълүматны тагын бер кат кертергә куша. Әлеге код автомат рәвештә ЕГАИС системасына җибәрелә. Нәтиҗәдә, чекта әлеге эчемлек турында мәгълүмат урнаштырыла. Шул рәвешле, сатып алучы алкоголь продукциясенең чынмы-юкмы икәнлеген тикшерә ала. Бу таләпләрне үтәү өчен интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, махсус аппарат, программа һәм башкалар булырга тиеш. Әнә шулай итеп исерткеч эчемлекләр дәүләт контроленә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев